ЦЕНТР ПИСЬМЕННОГО НАСЛЕДИЯ ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
Юлдуз. №493

Юлдуз. №493

«ЮЛДУЗ» («Йолдыз» – «Звезда»), общественно-политическая, литературная газета. Издавалась с 15 января 1906 по 21 июня 1918 г. в Казани на татарском языке. 1900 номеров. Печаталась в типографиях И.Н. Харитонова, братьев Каримовых и «Умид». Первоначально «Юлдуз» издавалась один раз в неделю, затем 2–3 раза, впоследствии стала ежедневной. Направление газеты было переделено редакцией как «независящее от интересов к.-л. полит. партии». Издатель и редактор – А. Максудов, секретарь – К. Камал. Среди активных авторов – С. Максудов, З. Валиди, Х. Атласи, Г. Баттал, Г. Лутфи, Ш. Ахмадиев и др. Печатались худож. произведения и критические статьи Г. Тукая, Ф. Амирхана, М. Гафури, Г. Ибрагимова, К. Бакра и др...

Татарская энциклопедия. В 6 т. / Гл. ред. А.М.Мазгаров, ответ. ред. Г.С.Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2014. – Т.6: У-Я. – 720 с., илл., карты. 
Автор(ы): Авторы юк, Бәкер К.
Страниц: 20
Год выпуска: 03-04-2025
Тип: ЮЛДУЗ
Показать содержание

[1 бит]

493 нче номер. Сишәнбе. 1910 сәнә 19 гыйнвар № 493.


ЙОЛДЫЗ

Бишенче сәнә

Якшәмбе, сишәнбе вә пәнҗешәмбе көнләрендә һәфтәдә өч мәртәбә нәшер иделер, милли җәридәи төркиядер[1]. Бәһасе: бер сәнә өчен дүрт сум, алты ай өчен ике сум, өч ай өчен бер сум 20 тиендер. Идарәсе Печән базарында «Болгар» мөсафирханәсендә 19 номердадыр. 


Газета «ЮЛДУЗЪ». Цена 4 руб. на годъ. Редакцiя и Контора: Казань, номера «Болгаръ» № 19-й. 

АДРЕСЪ: Казань, редакцiя «ЮЛДУЗЪ», Russie, Kazan, redaction «Julduz». Плата за обявленiя: (25) и (15) коп. Телефонъ №748.


Гасыр китапханәсе. Русиядә басылган мөселман китаблары һәркаюсы мәүҗүд[2]. Соратылган китаблар бик тиз күндерелә. Бер микъдар задатка йибәрелсен, әсами көтеб[3] буш йибәрелер! 

Ана илә кыз арасында мөкяләмә[4]: 

- Кызым, укыдыңмы, бер шәб китаб чыкган, 
Андай китаб безнең телдә һич юк икән,
Наширләре ханымларга бүләк иткән,
Бу көндә ике мең нөсхәсе киткән!
- Укыдым аны, әни, ул "Аш остасы",
Дөресте дә, ул һәр ашның остазы,
Һәр ханәдә булсын берәр нөсхәсе,
Пешергән ашларымда шуның файдасы!

Аш остасы”ның бәһасе: 50 тиен. Почта илә 60 тиен.

Адресы: Казань, магазинъ Книжный “ГАСРЪ”.


Мәгариф көтебханәсе. Мөгаллимләр дикъкатенә.

Яңа басылыб чыкды “Кыйраәт ибтидаиә” 2 нче җөзьэ[5], рәсемле, мәктәбнең  2 нче, 3 нче сыйныфларында укыту өчен тәртиб ителмеш. Бәһасе 12 тиен. Почта илә 15 тиен.

Гыйльме әхлакдан балаларга нәмүнә[6] укытыб, күб тәҗрибә соңында тәртиб иделмеш, әхлакга даир[7], мәктәбнең 3 нче сыйныфларында укытыр өчен К.Бикколоф илә Гаяс Госманофларның әсәре. Бәһасе: 5 тиен, почта илә 7 тиен.

Адресы: Казань, Т-во “МААРИФЪ”.


Сабах көтебханәсе Казанда.

Заказлар көне илә күндерелә, марка яки башкача бәһале кәгазьләр илә булса да, бер микъдар задатка күндерелгәндә калган сумма нинди васита[8] илә булса да налож кылынадыр.

Басылыб чыкды: Яңа китаб. Мөҗмәл[9] җәгърафия. Хакы 12 тиен.

Ошбу китаб ибтидаи[10] 3 нче яки  4 нче сыйныфларда укытыр өчен, русча вә төрекчә әсәрләрдән балянтихаб[11] тәрҗемә вә тәртиб ителгән һәм мосаувәр[12] уларак гүзәл рәвешдә басылган бер рисаләдер. Статистика мәгълүматы дөрест, лисаны җиңел улдыгындан мөгаллимләрнең алыб укытыб, истифадә итәчәкләрендән[13] әминмез.

Адресы: Казань, “Сабахъ”.


ТЕАТРЪ АПОЛЛО

Б. Проломный урамында. Һәфтәдә ике мәртәбә яңа программа. 18 нче гыйнвардан башлаб 21 нче гыйнварга кадәр. 

1) “Банкрот” (драма), 2) “Гомерлек бозлар арасында” (натура), 3) “Гакылдан язган кеше” (драма), 4) “Маркизның ире” (көлке), 5) “Кәмаләткә[14] ирешкән кара савыты” (көлке), 6) “Чалбар кимичә визиткә бару” (көлке). Картиналар һәфтәдә ике мәртәбә алмашынадыр. Пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көнләрендә. Урын бәһаләре гадәтчә.


ЭЛЕКТРОТЕАТР “СВЕТ”. 

Мәскәүский урамында, Щеглоф йортында.

18, 19, 20 һәм 21 нче гыйнварда күрсәтеләчәк рәсемләр:

1) “Корсиканец кызы” (драма), 2) “Җәһәннәм алачыгы” ( төрле буяуда), 3) “Мобилизация” (көлке), 4) “Жандармның мәртәбәсе” (драма), 5) “Багучының үбүе” (хыялый), 6) “Ганг   шу-фу” (манзара), 7) “Бәхетсез көн” (көлке). 

Картиналар һәфтәдә ике мәртәбә алмашынадыр. Пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көнләрендә. Урын бәһаләре гадәтчә.


ЮЛ КӨТЕБХАНӘСЕ.

Мөхтәрәм мөштәриләремез[15] берлән бергә көткән китабларымыз Мисырдан килеб җитделәр. Мәүкыйт[16] әсами көтебемездә хаклары куелмаганлары бәһаләре берлән бу көндән башлаб, гали илтертеб, игълан итәчәкмез.

Әдәбел-ислам                          1 сум

Өммәтел-мелляйу                     90 тиен

Әл-имамә вәс-сәясә                  1 сум

Итмамел-вафа                         70 тиен

Әкърибел-мәварәд                   15 сум

Әгълямел-мәүкыйгыйн             6 сум 50 тиен

        Иршадел-фөхул                       1 сум 20  тиен

Тәфсире Кәшшаф                    5 сум 50 тиен

Тәфсире рухел-бәян                 30 сум

Тәфсире мөдарәк                     3 сум

Адрес: Казань, “ЮЛЪ”.


Ал. М. Бурляндъ.

Теш табибы.

Александр Маркович Бурлянд авыруларны һәр көн иртә сәгать 9 дан 4 кә кадәр кабул итә. Тихвинский һәм Печән базары урамлары чатында борадарән Кәримевләр йортында.


Төркестан виләяте әһле исламы өчен тәртиб иделде. Өч телдә тәрҗемане руси, фарси, төрки “Пирават”.

Ошбу “Пирават” Төркестан виляятендәге таҗик вә үзбәк карендәшләремезгә русча үгрәнмәк өчен бик мөфид[17] вә мөгайяндер[18]. Рус сүзләренең мәгънәләре Төркестан вә виляятендә мөстәгъмәл[19] фарси һәм үзбәки телләр илә бәян иделмешдер. Рус кәлимәләре мөселман хәрефе илә һәм язылмышдыр. Ушандак[20] фарси вә үзбәки сүзләр рус хәрефе илә дә язылмышдыр. Берәмләб һәм күбләб сипариш[21] кабул иделер. Берәмләб алучыга бер нөсхәсе 20 тиен, күбләб алучыга 15 тиендер. Нашире Казанда китабчы Хөсәенеф вәрсәсе[22].


Милләт байлыгы.

Германия пайтәхете Берлин шәһәренең үзендә генә 1,256 кеше миллионер, имеш.

Бунларның күбесе берәр генә миллион түгел. Араларында иллешәр, кырыгар миллион марк малик булучылары бар, имеш.

Иң бай миллионер ел саен идарәсенә 400 мең сум налок[23] кына түли, имеш. 

Бу бер гаҗәеб хәбәр.

Ләкин авыз күтәреб, Ха! диб генә кала торган гаҗәб түгелдер.

Аңлаган кешегә бунда гыйбрәт дә бар.

Мөхәррирләр язалар, фикерлеләр сөйлиләр: “Артка калдык. Мөселманлар һәр милләтдән артда калды”, – диләр.

Фикерсез мужик буңа бик тиз җаваб бирә: “Мөселманлар ни эшләб артда калсын. Диндә һәр милләтдән алда ич”, – ди.

Бу мужик илә сөйләшү өчен сүзне озайту лязим була.

Юк. Артда калдык дигән сүздән морад, дин эшендә артда калдык дигән сүз түгел. Дин эшендә мөселманлар, әлбәттә, артда түгел, иң алгы сафда, хәтта голү ителгәнләре[24] дә бар.

Ләкин дөнья эшләрендә, ягъни дөнья дәүләтендә вә дөнья сәгадәтендә мөселманлар бик артда. Артда калу гына түгел, арыб туктаганлар. Мәйданга кадәр баруны уйлаб да карамыйлар. Кире борылганлар.

Менә ошбу тәфсыйлне томана мужикка аңлатканчы бик күб мәҗлес уза. Ул мужик биш-ун мәҗлесдә шау итеб йөри. Мөселманлар ник артда булсын, алда ич. Безнең динемез хак дин ич, ди. Аңламыйсың, дисәң, бик ачулана.

Йөри торгач, ахырда байгыра, аңлый. Ләкин җаваб таба. Дөньядан ахирәткә күчә: “Без дөньяда артда булсак да, ахирәтдә алда”, – ди.

Бу мужик үзе мөселманларның дөньяда алдан булуына эчендән һич хилаф[25] түгел. Мөселманлар да ысуле җәдидкә мөнәсәбәте булмаган дөньяви бер эшдә тәрәккыйне ишетсә, үзе аны бик куаныб сөйли.

Әмма бер тәрәккыйнең җәдидкә вә фәнгә мөнәсәбәте булдымы, мужик дөньядан кача, ахирәткә күчә. Ләкин үзен күчерми, сүзен генә күчерә. Әгәр дә үзен дә күчерсә, ул вакыт бундый моназарәләргә ихтыяҗ да калмас иде. Менә шундый гамиләр[26] бу хәбәргә дикъкать белә карасынлар. Анлар өчен бу хәбәр мадди бер мисалдыр.

Нимесләр алдамы, руслармы, татарлармы?

Татар шәһәрләренең беренчесе саналган Казанымызда ничә миллионерымыз бар?

Дөнья эшендә тәрәккый-фәлән диб, шау килүләр шундый хәлләрне мөляхәзә кылудандыр[27]

Соң андый миллионерларның күблегендән ни файда булыр икән, диючеләр булыр.

Анларга җаваб бирүгә лөзүм булмаса кирәк. Чөнки бу сүз бик аңсызлыкдандыр.

Оренбург илә Казанга уртак бер миллионерымыз Әхмәд бай мәрхүмнең ике йөз меңлек васыяте дин вә милләтемез өчен файда икәнен белгән кеше байлыкның файдасына инкяр кылмаса кирәк.

Шәһәремездә Берлин баеның налогы вә Әхмәд байның васыяте кадәр малны малик булган  кеше юклыгын тәәссеф[28] илә хәбәр бирәмез. 

Кемләр алда, кемләр артда икәне шундан каралсын.

Берлин байлыгы шәхси байлыкдыр.

Бу мәкаләне язу өчен шәхси байлык тарафдары булу лязим түгелдер. Чөнки кәляме милләт вә гомум байлыгындадыр. Ифрадның[29] байлыгы национальный капиталны артдырганы икътисад сәясине белгән кешеләргә мәгълүмдер. Фикре иштирәк икенче мәсьәлә.


Ислам галәмендән

“Баку” газетасына дагстанлы имзасы илә язучының хәбәренә күрә, хәзер Парижда барысы 600 кадәр мөселман студенты бар икән. Бунларның 400 е төрек, 50 се мисырлы, 120 се гаҗәм[30], 6 сы русияле мөселман, калганлары Җәзаир, Фәс, Тунис вә Һиндстандан килгәнләрдер. 

Мөселман кызларындан иң әүвәл Яурупага укырга баручы русияле Шаһтахтинская иде (үткән сәнә Җәнүд шәһәрендә вафад булды). Хәзер Парижда Сорбон дарелфөнүнендә[31] Касыймдан Сара ханым Шакулова укыйдыр. 

Күбдән түгел Төркия хөкүмәтенең хәзинә хисабындан укырга Париж гали[32] мәктәбләренә бер йөз екет йибәрелгәнлеге ярылган иде. Бунларның 80 е мөселман, 3 се яһүди, 8 е әрмән, 9 ы болгар, серб вә румдыр. Бу екетләр Төркиянең урта мәктәбләрене бетергән шәкердләрнең иң кабилиятьлеләрендәндерләр[33]. Бу шәкердләргә уку хакы вә уку әсбабы һәммәсе төркия хәзинәсендән биреләчәк. Аның өстенә һәр шәкердкә аена 110 сум биреб торачакдыр. Хокук шөгъбәсендә[34] укучыларына җәй көнләрендә Яурупа мәмләкәтләрене йөреб, галим хокугына даир мәгълүмат җыю өчен янә кеше башына 25 сум биреләчәгдер.

Бунлардан башка Төркия хөкүмәте тарафындан Германиядәге гали мәктәбләргә – 20, Швейцариягә 7 укучы йибәрелмешдер.

Бундан соң Төркиядә мөһәндис[35], техник вә машинистлар күб кирәк булачагындан, бундан соң Яурупаның сәнагать вә техника мәктәбләренә дә хөкүмәт тарафындан күб кеше йибәреләчәкдер. Гаскәри тәгълимат тугрысында да Төркия хөкүмәте тик ятмый. Һаман өйрәтү өчен офицерларыны Германиягә вә Франциягә йибәреб тора. Профессорлар төрек шәкердләрен “тырыш, аңлы вә әхлаклылар” диб мактыйлар икән.

Бунлар француз шәкердләрендән дә уздыралар икән.


Төркия әхбарындан[36].

Һава флоты.

Төркия хөкүмәте һава флоты тәэсис итәргә[37] фараз кыла. Буның өчен тиз көндән Истанбулга чит мәмләкәт офицерлары киләчәк. Төркиянең гаскәрия вәзарәте[38] һава флоты өчен Германиядән граф Сипилинның һава көймәсен, Франциядән Райтларның очкычларын алырга мәгъкуль күрә икән.


––––––––––––––––––––––––––––

Төркиянең малия вәзарәте[39] бу көнләрдә биш сыйныфлы малия мәктәбе тәэсис итәргә карар биргән. Беренче сыйныфның курсында уку 4 ай, 2 нче сыйныфда бер ел, калган курсларда икешәр ел дәвам итәчәк. Малия вәзарәтендә хидмәт итүче чиновникларның һәрберсенә мәзкүр[40] мәктәбдә уку мәҗбүри булачак.

_____________________________


Төркиянең хөкүмәт хәдидәсе гаскәр тәртибләрен ислях кылырга карар биргән иде. Хәзер дә бу эш бик тизлек илә дәвам итә. Бу көнләрдә гаскәрия вәзарәте һәр корпуста телеграф, телефон һәм велосипед осталары булындырырга карар биргән.

Мәхмүд Шәүкәт пашаның гаскәрия вәзирлегенә тәгаен кылынуы һәркайда гаскәрләрнең мәмнүниятләрен мөҗиб булды[41].

–––––––––––––––––––––––––––

Идарәи мәшрута ясалгандан бирле Төркиянең Яурупа хөкүмәтләре илә төҗҗарәте[42] көндән-көн тәрәккый итә. Соңгы көнләрдә Америка вә Яурупа хөкүмәтләре дә Төркия илә төҗҗари мөнәсәбәтләр ясарга тырыша башладылар. Бу хосусда мөзакәрә итәр[43] өчен Америкадан һәм Япониядән Истанбулга сәүдә вәкилләре килде.

Яз көнендә Төркия мәмләкәте илә танышыр өчен Италия һәм Венгриядән дә сәүдә җәмгыятьләренең әгъзалары киләчәкләр.

––––––––––––––––––––––––––––

Төркиядә флот өчен иганә җыю көндән-көн тәрәккый итә. Измир виляятендә торучыларның үзләре тарафындан җыелган акчага бер броненос алырга карар биргәнлекләре язылган иде. Бу көнләрдә Әдернә шәһәренең халкы да бер крейсер эшләтергә карар биргән.

Башка шәһәрләрдә дә иганә тизлек илә җыела. Һәртөрле идарәләрдә хидмәт итүче түрәләр мәгашлекләренең[44] бер кыйсьмен флот файдасына бирәләр. Төркиянең хатын-кызлары зиннәт әсбабларын сатыб, флотка иганә кылалар.


[2 бит] Йорт кирәге җәмгыятенең низамнамәсе[45].

(492 нче номердан ма бәгыд[46]).

Җәмгыятьнең әгъзалары, хокук (права)лары һәм әгъзаларның ләвазиме[47].

§ 12. Җәмгыятькә әгъза ителеб, җәмгыять ачылган шәһәрдә тора  торган кешеләрдән, кирәк ир, кирәк хатын булсын, шушы устафка[48] риза булган һәркем кабул ителәдер.

Тәнбиһ[49] 1. Әгъзаларның санлары бертөрле дә чикләнми. Күбме булса да кабул ителәдер.

Тәнбиһ 2. Җәмгыять идарә һәйәтенә шул кешеләр кабул ителмиләр:

А) Мәктәб, мәдрәсәләрдәге мөрәбби[50] вә мөгаллимләр.

Б) Гаскәрлекдә хидмәт итә торган түбән дәрәҗә (чин)дагы кешеләр һәм

Җ) Хөкем буенча хаклары киметелгән кешеләр.

§ 13. Җәмгыятькә әгъза  булган кешеләр:

А) Илле тиен җәмгыятькә керү (әгъзалык) акчасы һәм

Б) Ун сум пай акчасы түләргә тиеш.

Тәнбиһ, пай акчасы берьюлы бирелер яхуд гомуми җыелышның тәгаен кылуы буенча мөгайян мөддәтләрдә[51] аерыб-аерыб да бирелер.

§ 14. Бер кешенең ничә пайга малик[52] булуы гомуми җыелыш белән тәгаен ителер.

§ 15. Һәрбер әгъзага җәмгыятькә язылу белән гомуми җыелышда тәгаен кылынган хак бәрабәренә идарә тарафындан шушы устафның бер данәсе бирелер. Шулай ук әгъза булган кешенең биргән әгъзалык һәм пай акчаларының хисабы язылган бер дәфтәр бирелер. Ул дәфтәрдә аңа бирелгән малның суммасы һәм аның пай хисабына бирелгән файда хиссасы[53], алынган мал өчен бирелгән мөкяфәт[54] акчалары шулай ук җәмгыять кассасындан аның исеменә бирелгән әйберләрнең барысының хисабы язылыр.

Тәнбиһ. Һәрбер әгъзаның ел буенча алган әйберләренең суммасын белеб торыр өчен җәмгыять тарафындан хосусый дәфтәрләр йөртелергә һәм ул дәфтәрләрдә алучының үзенең кәгазьләре дә булырга тиеш.

§ 16. Гомуми җыелышларда һәрбер әгъза бер тавышка малик булыр. Пай хисабына караб, беркемгә дә бердән  артык тавыш бирелмәс.

Тәнбиһ 1. Бәлягать (совершенный лет)кә җитмәгән членлар тавышка малик булмаслар. Шулай ук идарә әгъзалыгына да сайлана алмаслар.

Тәнбиһ 2. Җәмгыятьдә кузгатылган мәсьәләдә (мал җитешдерү, урын сатыб алу вә башка төрле эшләрдә) берәр әгъзаның тугрыдан-тугры файдасы булса, ул әгъза шул мәсьәлә хәл кылынган вакытда тавышка малик булмас.

§ 17. Бер әгъза үзенең паен җәмгыятькә белгертеб, икенче бер кешегә бирергә кулындан килер. Кирәк ул кеше җәмгыятьнең әгъзасындан булсын, кирәк булмасын, барыбердер. Фәкать югарыда әйтелгәнчә, праваларындан чыгарылган кеше булмасын. Пай алган кеше җәмгыятьнең әгъзасына башка кеше булса, әгъзалык акчасын бирергә тиешле буладыр.

Тәнбиһ. Әгъзалыкдан чыгучы кирәк үз ихтыяры белән чыксын вә кирәк идарә тарафындан чыгарылсын бер тәкъдирдә дә җәмгыятькә керер өчен биргән акчасы кайтарыб бирелмидер.

§ 18. Җәмгыятькә зарар килгән вакытда һәрбер әгъза үзенең җәмгыять кассасында булган пай акчасы белән генә мәсьүлдер[55]. Андан соң һичбер әгъза җәмгыять эше белән, кирәк шәхси вә кирәк түләү өчен булсын, бер төрле дә мәсьүлиятькә тартылмыйдыр. 

§ 19. Әгъзаларның берсе үзенең өстенә лязим булган акчаны (§§ 13) бирмәсә, идарә әгъзалары гомуми җыелышка гарыз кылыб, гомуми җыелышның карары белән түләмәгән кеше җәмгыять әгъзалыгындан чыгарылыр.

§ 20. Шулай ук әгъзалардан берсенең гыйнадлык[56] белән устафка хилаф хәрәкәт итүе һәм җәмгыятькә зарар китерүе дә, җәмгыять әгъзалыгындан чыгарылырга сәбәб була алыр.

§ 21. Берәүне әгъзалыкдан чыгарыр өчен гомуми җыелышда хәзер булган әгъзаларның 2-3 енең тавыш бирүе белән карар бирелер (§ 31) тавыш бирелмәсдән борын, гомуми җыелышда гаебле саналган әгъзага үзен аклау юлында сүз сөйләргә камил ихтыяр бирелер.

§ 22. Җәмгыять әгъзалыгындан үз ихтыяры белән чыкган вә шулай ук җәмгыять тарафындан чыгарылган һәм пайларын киметергә теләгән әгъзалар кассадагы пайларын һәм тиешле дивидент акчаларын вә алган товарлары бәрабәренә бирелә торган мөкяфәт акчаларын җәмгыятьнең идарәсенә заявление биреб, гомуми җыелышда, шул елның доход расходлары каралганның соңында җәмгыятьнең иткән зарары булса, шул зарарларны түләгәндән соң калачак микъдары бирелер. Качан бирелү мөддәте дә гомуми җыелышда тәгаен ителер. Ләкин хисаб кылыныб беткән көндән өч айдан артык көтдерелмәс.

§ 23. Җәмгыятьдән үз ихтыяры белән чыкган яисә тиешле акчаны түләмәгәнлеге өчен, җәмгыять тарафындан чыгарылган әгъзалар, әгәр дә яңадан җәмгыятькә әгъза булырга теләсәләр, 13 нче маддәдә күрсәтелгән әгъзалык һәм пай акчаларын түләү белән әгъзалыкга яңадан кабул ителерләр. Әмма башка төрле гаеб белән чыгарылган әгъзалар җәмгыятькә яңадан бертөрле дә әгъза була алмаслар.

Тәнбиһ: акча түләмәгәнлеге өчен җәмгыятьдән чыгарылыб да яңадан җәмгыятькә керергә теләгән әгъзалар иң әүвәл үзләренең борынгы бурычларын түләргә тиешледерләр.

§ 24. Әгъзалардан берәүсе вафат итсә, аның пай акчасы һәм аңа тиешле дивидент акчасы шулай ук алынган товар өчен бирелә торган мөкяфәт акчалары – бар да аның варисәләренә бирелер. Буңа да 22 маддәдә зикер кылынганча, үз ихтыяры белән җәмгыятьдән чыгучыга кайтарылган рәвешдә эш кылыныр.

Җәмгыять эшләренең йөртелүе.

§ 25. Җәмгыятьнең эшләренА) Гомуми җыелыш һәм Б) Идарә әгъзалары йөртер. 

Гомуми җыелыш (Общее собрание).

§ 26. Гомуми җыелыш кирәк табса, идарә өстенә совет (шура һәйәте) ясарга да мөмкиндер. Ләкин ул совет әгъзалары гомуми җыелыш тарафындан төзелгән тәртиб буенча гына хәрәкәт итәләр.

§ 27. Гомуми җыелыш ике төрле: гади һәм фәүкылгадә булыр.

Гади җыелыш һәр елны апрель числасындан калдырылмый идарә тарафындан чакырылыр. Бу гади җыелышда үткән елның [3 бит] эшләре каралыб, отчетлары тасдыйк ителер[57]. Шулай ук киләсе ел өчен смета – расход ителә торган урынлары тәгаен ителер һәм алдагы елда ничек хәрәкәт итәргә план хәзерләнер. Шул ук җыелышда идарә әгъзалары (§ 32) һәм тәфтиш комиссиясе (§ 53) сайланылыр. Шулай ук бу җыелышда идарәнең кодрәтендән югары эшләр һәм идарә тарафындан гомуми җыелышда каралырга гарыз ителгән нәрсәләр дә каралыб тасдыйк ителер.

Тәнбиһ: артык гадәттән тыш бер сәбәб булмаган вакытда гомуми җыелыш хөкем кылган эшкә берәүнең дә каршы торырга хакы юкдыр.

§ 28. Фәүкылгадә җыелышлар: идарәнең чакыруы яки тәфтиш комиссиясенең кирәк табуы яисә бөтен әгъзаларның ундан бер өлешенең соравы буенча гына ясалырлар. Тәфтиш комиссиясе яхуд әгъзаларның ундан бере гомуми җыелыш ясарга сораб, идарәгә заявление бирсәләр, идарә ике атнадан кичекдерми гомуми җыелыш ясарга тиешледер.

§ 29. Гомуми җыелыш, шушы устафка муафыйк рәвешдә җәмгыятьнең ни кылачагы вә нинди нәрсәләр алачагы һәм аларның микъдарлары һәм җәмгыять өчен кузгатылыб йөртелми торган милек (недвижимый имущество)лар алырга вә шуларның иҗарәгә[58] бирелүләре һәм сатылулары вә гомумән, җәмгыятьнең эшләрен киңәйтү тугрыларында карарлар бирергә тиешледер. Җәмгыятьнең эшләрен зурайтырга яисә кузгатылмый торган милекләрен күбәйтергә булган   вакытда шул ук гомуми җыелыш аларга сарыф кылынган нәрсәләрнең тутырылуы хакында да бер тәртиб ясарга тиешледер. Шулай ук идарә яисә тәфтиш комиссиясе тарафындан гарыз кылынган мәсьәләләрне хәл кылу хосусый әгъзалар тарафындан соралган нәрсәләрне үтәү, губернатор һәм дахили эшләрнең вәзире тарафындан килгән эшләрне карау вә башка шундый гомуми эшләрне тикшерү дә гомуми җыелышның бурычыдыр.

§ 30. Гомуми җыелышның чакырылу көне вә җыела торган һәм анда карала торган мәсьәләләр хакында идарә алдан ук әгъзаларга хәбәр биреб куярга һәм җәмгыять биналарының һәркаюсына игъланлар ябышдырырга тиешлеләр. Шулай ук идарә гомуми җыелыш хакында мәхәлли мәэмүриять (полиция)гә алдан хәбәр бирергә кирәк буладыр.

Тәнбиһ. Гомуми җыелышларда җәмгыятьнең устаф буенча тәгаен кылган эшләренә даир мәсьәләләр генә каралган кебек, мәхәлли мәэмүриятькә хәбәр ителмәгән нәрсәләрне дә мөхакәмәгә[59] куелмас.

§ 31. Гомуми җыелышның эшкә тотынуы өчен идарә урынына килергә мөмкин булган әгъзаларның бишдән берендән ким булмавы шарт. Әгәр дә куелган мәсьәлә: әгъзаларны җәмгыятьдән чыгару яки җәмгыятьнең оборот капиталын артдыру йә киметү яхуд устафны үзгәртү, җәмгыятьнең эшләрен яхшылату кебек зуррак мәсьәлә булса, ул вакытда бөтен әгъзаларның ике өлешенең хәзер булулары шартдыр. Гомуми җыелышка куелган мәсьәләләр әгәр юкарыда зикер кылынган мәсьәләләргә башка булса, шунда хәзер булган әгъзаларның яртыдан күбесенең тавыш бирүе белән хәл кылынадыр. Әгәр шушы маддәдә зикер кылынган зуррак бер мәсьәлә булса, ул вакытда җыелышда хәзер булган әгъзаларның өчдән ике өлешенең тавыш бирүе кирәк буладыр.

Тәнбиһ 1. Гомуми җыелышда идарә әгъзалары сайлау вә башка төрле сайлаулар (§§ 36 һәм 53), шулай ук әгъзалардан берсен чыгаруга хөкем кылу (§ 21) өчен ябык балатировка белән эш йөртелер.

Башка эшләрдә тавыш бирү вә тәрәккый шул гомуми җыелышның үзенең теләве буенча йөртелер.

Тәнбиһ 2. Шушы 31 нче маддәдә күрсәтелгән: җәмгыятьнең эшләрен киңәйтү, устафын үзгәртү кебек мәсьәләләр гомуми җыелыш тарафындан кабул ителгәннең соңында үзгәртүгә сәбәб булган нәрсәләрне күрсәтеб, мәхәлли мәэмүриятьнең тасдыйкына тапшырылыр.

§ 32. Әгәр гомуми җыелыш ясалыб да анда җыелган членлар юкарыда күрсәтелгән гадәдкә[60] җитми, канун буенча эшкә ярамый торган булса, бер атнадан соң икенче мәртәбә гомуми җыелышка чакырылыр. Ләкин бунысында, кирәк ул микъдарга җитсен, кирәк җитмәсен, гомуми җыелышның эшләгән эше канун буенча хаклы, бинаәй галәйһи[61] анда хәл кылынган мәсьәлә дә шуның белән тәмам буладыр. Шуның өчен бу җыелышның шул хокукга малик булуы хакында идарә алдан ук, җыелырга хәбәр тараткандук, игълям кылырга[62] тиешледер.

Бу икенче мәртәбә җыелышда мөхакәмәгә әүвәлге җыелышда каралырга тәгаен ителеб дә хәл кылынмаган мәсьәләләр куелыр. Әгәр ул мәсьәләләр гади нәрсәләрдән гыйбарәт булса, җыелышка хәзер булган әгъзаларның яртыдан артыгын тавыш бирүе белән хәл кылыныр вә әгәр дә юкарыда күрсәтелгән фәүкылгадә бер мәсьәлә булса, ул вакытда шундагы әгъзаларның өчдән ике өлешенең тавыш бирүе кирәк буладыр.

Гомуми җыелышларның хөкемләре шунда хәзер булган әгъзалар өчен булган кебек хәзер булмаган әгъзалар өчен дә кабул кылынуы лязим буладыр.

§ 33. Гомуми җыелышда карала торган мәсьәләләрнең һәркаюсы идарә аркылы үтәргә тиешледер. Шуның өчен әгәр дә берәр әгъзаларның гомуми җыелыш тәгарыз кылырга[63] теләгән берәр йомыш булса, гомуми җыелышка бер атна (7 көн) калмасдан йөреб, идарәгә языб табшырырга тиешледер. Әгәр идарәгә бирелгән гарызнамә[64] бөтен әгъзаларның ундан бере тарафындан тәкъдим ителгән булса, идарә үзенең карары белән бергә шул алдагы гомуми җыелышдан калдырмый бирергә тиешледер.

§ 34. Мәҗлеснең тәртибле үтүе өчен җәмгыять әгъзалары араларындан берәүне рәис ясаб, протокол язар өчен дә бер кятиб (секретарь)   сайларга тиешледер. Гомуми җыелышка рәис сайлаганга кадәр эшне идарә башлыгы (идарә рәисе) йөртеб торыр.

§ 35. Гомуми җыелышның карары протоколга язылыб, заседаниенең ахырында шул ук җыелышда хәзер булган әгъзаларга кычкырыб укылыр, рәис һәм секретарь шулай ук җыелышда хәзер булган идарә әгъзалары аның өстенә, һич булмаса җәмгыять әгъзаларындан өч кеше тарафындан имза кылыныр.

Ахыры бар.


[2 бит] Хилми паша.

Сабикъ вәзирләр рәисе Хәлими паша чит мәмләкәтләргә сәфәр кылыб, Яурупа хөкүмәтләренең зур дәрәҗәле кешеләре илә танышыб йөрергә карар биргән.


Яңа әсәрләр: Балалар күңеле.

Габдулла Тукаев әсәре. Сабах көтебханәсе нәшере. Казанда Харитоноф матбагасында  басылган. Бәһасе 12 тиен.

Буңа кадәр мәктәбләремездә ана теле – милли әдәбиятымызның никадәр түбән бер дәрәҗәдә йөртелгәне һәркемгә мәгълүм булса кирәк.

Аның да сәбәбе: беренче мөгаллим әфәнделәрнең үзләрендә бу эшкә әһәмият бирүнең бер төслелеге булган кебек, икенче вә иң зурысы да: тиешлечә ана телен өйрәтерлек мәктәб китабларының юклыгыдыр.

Без никадәр, мөгаллимләремез бар, мәктәб китабларымыз да җитәрлек, диб уйласак да, аның белән үземезне алдаудан башка бертөрле дә тәслия бирерлек[65] эшемез юк. 

Мөгаллимләремез бар, ләкин чын мөрәбби[66], баланың күңелендә озын саклау кувәсен[67] илка кыла[68] вә шуның белән бергә дөньяга ачык караш бирдерә торган бер булсын мөгаллим юк. Шулай ук буңа кадәр нәшер ителгән мәктәб китаблары арасында да чын ана теле өйрәтә вә шуның белән бергә гали хиссиятләр тугдыра торган бер кыйраәт китабы юк. Булганлары исә я халис тәрҗемә, я булмаса язучының үзенә генә махсус гыйбарәләр һәм үзенә генә махсус хиссиятләр, вә үзе генә белә торган (баланың аңлау, аңламавын мөляхәзәдә әйтелмәгән[69]) мәгълүматлардан гыйбарәтдер.

Кыйраәт китабларының беренче гонсыры[70] булырга тиешле булган шигырьләр маддәсенә килсәк, эшләр бөтенләй башка. Шигырь диб, я башы бөтен мәгънәсез бәетләр яхуд бөтенләй балаларга идракы[71] мөмкин булмаган гали фикерле шигырьләр җырлаталар.

Боларның әүвәлге юлдагысын укыту миллиятне югалтудан башка бер нигә дә ярамаган кебек, икенчесе – йиде-сикез яшьле мәктәб балаларына идракы мөмкин булмаган гали фикерле җырлар җырлатуда – бертөрле дә тәрбия фәненә сыймый вә бертөрле дә нәтиҗәгә (аңлатыб) алыб бара алмый торган нәрсәләрдер. Шуның өчен әүвәлге кыйсем мөгаллимләр мәктәб балаларына кирәкле хиссият бирдерәмез диб мактана алмаган кебек, икенчеләре дә үзләрен куган мәктәб мөтәвәллиләренә, авыл халыкларына үпкә тотарга юллары юкдыр.

Күбдән үк мәктәб балаларына файдалы нәрсәләр укытырга тәүсыя итәсе[72] килә. Ләкин “буны яки тегене укыту мөнасиб булыр иде!” диб әйтерлек бернәрсә дә табыб булмый иде. Инде бераз аңлы кешеләр тарафындан мәктәб китаблары – милли шигырьләр языла башлагач, бик җәсүр[73] сурәтдә гарыз кылыб[74] булмаса да, тәүсыя кылырлык нәрсәләр күренә башлады. 

Менә алда да беренче шагыйрьләремездән Тукаев җәнабләренең “Балалар күңеле” исемле шигырьләр мәҗмугасы. Бу мәҗмуганың башындан алыб ахырына кадәр (“Кярханядә”не истисна белән) бар шигырьләре дә балалар өчен язылган вә азмы, күбме кирәкле хиссиятләр тугдыра торган шигырьләрдер.

“Аллаһы тәбарәкә вә Тәгалә”, “Туган тел”, “Уянмас йокы”, “Эш беткәч уйнарга ярый” – болар барысы да мәгънәле хисләр, баланың күңеленә аз да булса, азык бирә торган гүзәл шигырьләрдер. Хосусан, “Туган тел” балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле[75] бер рәвешдә язылган.

Бундан калганлары дәхи буңа кадәр язылган “бәет” кисәкләренә караганда әллә никадәр гали вә әллә никадәр өмидле файдалар күрсәтерлекдер. Әгәр шуның өстенә төгәлләнебрәк, тагын да милли ладка (вәзенгә) салыныбрак эшләнгән булсалар иде, ул вакытда, чын-чындан да, мәктәб шигырьләремез бар диб, бик җәсүр бер сурәтдә әйтергә мөмкин булыр иде.

Сүз  ахырында шуны да әйтеб китәргә кирәк: Бу мәҗмугада язылган шигырьләр эчендә күбесе моңа кадәр безнең арада мәгъруф[76] көйләрнең берсенә дә тугры килмидер. Шуның өчен аларны көйгә килми диб, мәктәб балаларына укытудан тартынырга ярамый. Тәртибле мәктәбләрдә шигырьләр, бигрәк лөгать күбәйтер, милли вә әхлакый хисләр уйгатыр һәм әсәрле итдереб укырга өйрәтер өчен тәгълим кылынадыр. Без дә шул максадны югарырак тотыб, көйләб укытудан бигрәк, тәэсирле уку тарикын[77] күрсәтергә тырышырга кирәк иде.

Хәзер дә безнең мәктәбләрдә ачык вә тыңлаучының күңелендә тирән хисләр калдырырлык итдереб укырга өйрәтү бер дә юк диб әйтерлек. Шуның өчен мәктәб балалары (шулай ук зурлары да) нинди тәэсирле бер мәкаләне дә, “Фәзаилеш шөһүр” көенә салыныб, бөтен бирә торган тәэсиратын җуялар.

Тәэсирле уку үзенә күрә бертөрле һәм бик зур бер кәмаләт санала торган нәрсәдер. Шуның өчен мәктәб балаларын тәэсирле укырга да өйрәтергә кирәк. Ул вакытда арадан кабилиятле балалар чыгыб, кискен хатиблар, укыганда күздән яшьләр китерерлек кариэләр[78] чыгарга мөмкиндер. 

Бу мәҗмуганың шул соңгы юлга да бераз хидмәте тияр диб, күңелгә килә.

К. Бәкер.


Зилзиләләр.

Үткән ел ахырында вә бу ел башында берничә йирдә зилзиләләр булды. Анлар һәммәсе Пулкоф[79] рәсад ханәсендәге[80] мизаны хәрәкәте әрыз[81] тарафындан язылганлар.

Зилзиләнең куәтлесе 9 нчы гыйнварда иртә берлә булган. Бу зилзилә мизаны хәрәкәте әрыз тарафындан 11 сәгатьләрдә язылган. Һәм өч сәгать кадәр дәвам иткән. Куәтлелек җәһәтендән, үткән ел Италиядәге Мессина атавында булган зилзиләгә мөсавидыр[82]

Хисабка караганда, бу зилзилә Пулкоф рәсад ханәсендән 2 мең ярым километр ераклыкда булган. Ләкин кайсы урында булганлыгы хәзергә мәгълүм түгел. Һәрничек әгәр берәр сахрада яисә диңгездә булмыйча, кеше тора  торган йирдә булса, бу зилзиләдән афәт бик зур булган булырга кирәк.

Икенче зилзиләнең булганлыгы 10 нчы гыйнварда, кич сәгать 9 да мизанга язылган. Бунысы 9 нчы гыйнварда булган зилзиләгә караганда куәт җәһәтендән бераз кимрәк. Рәсад ханәдән ераклыгы 9 мең километр чамасында, буның да кайда булганлыгы хәзергә мәгълүм түгел.


Хариҗи хәбәрләр

Иран. Иранда милләт мәҗлесенең Англия вә Русия хөкүмәтләрендән бурыч алырга карар биргәнлеге газетамызда язылган иде. Бу көнләрдә Иран хөкүмәте мәзкүр[83] бурыч хисабына хәзердән үк 3 миллион ярым акча бирүне үтенеб, Русия һәм Англиягә мөрәҗәгать итде. Ошбу акча гаскәрләргә мәгашлек бирергә һәм юлларны тәртибкә салырга кирәк икән.

Русия вә Англия хөкүмәтләре ике миллион сум кадәр акча бирергә разый булачаклар, имеш.

–––––––––––––––––––––––––––

Персиядә искелек тарафдарлары илә сугышучы Ефремның хәбәренә караганда, бу көнләрдә Кара таг янында Рәхимҗан илә хөкүмәт гаскәрләре арасында мөхарәбә[84] булган. 14 сәгать кадәр тоташ сугышкандан соңра, шаһсуанлар мәгълүб булганлар[85]. Ефрем гаскәрендән 5 кеше мәкътүл[86], 4 кеше мәҗрух булган[87]. Шаһсуанлардан тәләф булган[88] кешеләр бик күб икән.

Соңра Ефрем гаскәрләргә азык таба алмаганлыкдан, шәһәргә кайтырга мәҗбүр булган, чөнки шаһсуанлар әтрафындагы авылларны бөтенләй талаб бетергән булганлар.

Бу – ике көндән соңра Рәхимҗан солых кылышырга теләгәнлеген бәян итеб, хөкүмәткә мөрәҗәгать итде.

Кытай. Кытайда вәзирләр шурасы соңгы мәҗлесләренең берсендә Пекин шәһәрендә парламент ачарга карар бирде. Вәкилләр төрле виляятдәге мәхәлли[89] парламентлар тарафындан сайланыб киләчәкләр. Бу көнләрдә Кытай хөкүмәте Цзиньчжоу илә Айгун арасында тимер юл салырга Англия һәм Америка ширкәтләренә имтияз[90] бирде.

Босния-Һәрсәк[91]Австралия хөкүмәтенең Босния-Һәрсәкдә идарәи мәшрута ясарга карар биргәнлеге ярылган иде. Бу тугрыда февраль аенда император Франс Иосифның указы чыгачак икән. Парламентка сайлаулар дин игътибары илә булачак.

Православныйлар – 31, мөселманлар – 2, католиклар – 16, яһүдиләр бер вәкил сайлау хакына малик булачаклар.

Америка. Америкада ике миллион кадәр кеше тарафындан иткә бойкот ясалганлыкдан, бәһа көндән-көн төшә. Ит сатучылар бик күб зарар итәргә мәҗбүр булдылар. Май һәм сөт кеби нәрсәләр илә сату итүчеләр итчеләргә зарар итәр өчен бәһане 50 өлеш кадәр төшерделәр.


Англия.

Англиядә парламентка сайлаулар тәмам булырга якынлашды. Бу көнгә кадәр сайланган депутатларның 263 е либераллардан, 208 е лордлар тарафдары иттихадчылардан, 40 ы эшчеләрдән вә калган 74 е милләтчеләрдән гыйбарәт булды.

Франция. Франциядә бик куәтле ташулар булыб, елгаларның сулары гадәтдән тыш арту сәбәбле, күб шәһәрләр вә авыллар су астында калдылар. Хәзерге көндә Франциянең күб йирендә поездлар йөрми. Парижның су көпшәләре дә ярылу сәбәбле әһали эчәр өчен сусыз калырга мәҗбүр булды. Берничә йирдә канализация көпшәләре ватылды. Шәһәрдә электрлар юк. Керосин складларын да су басканлыкдан, бөтенләй караңгылыкда калулары ихтимал.

Хәзер дә ташудан зарар күргән кешеләргә төрле мәмләкәтләрдә иганәләр җыя башладылар. 

[3 бит] соңгы телеграмларда суның бераз кими башлаганлыгын хәбәр бирәләр.

Германия вә Австрия. Германия илә Австрия арасында яшерен бер үпкә бара. Германия газеталары Австриянең хариҗия[92] вәзире граф Эрентальның төшүен теләб язалар.

Сәбәбе: шул: граф политикасын Германиягә артык белдерми йөртә, чөнки Австрия мөстәкыйль бер мәмләкәт, Германиягә табигъ[93] түгел, ди. Германия утыз елдан бирле Австрияне рәсман куелмаса да, мәгънән үзенә табигъ күк тота иде.

Эшнең арасына Русияне дә катышдыралар. Хәзер дә Германия Русиягә якынаерга тора. Австрия еракланмакчы булыб күренә. Германия Русия илә Австрия арасын ислях кылырга[94] тырышачак, имеш. Арада солыхның бетүенә сәбәб ни икәне тасрих кылынмый[95].


Дахили хәбәрләр

Бохара фетнәсе. Хәзер Бохара фетнәсе тәмам булды. Сөнни вә шигый голяма[96] әмирнең вәли гаһеде[97] янына килеб, солых кылышканлыкларыны сөйләделәр. Соңра урамга чыгыб, шул сүзләрне халыкга да сөйләделәр һәм халык алдында сөнни голямасы илә шигыйлар кочакланышдылар, үбешделәр.

Кушбеги илә аның кул астындагы мәэмүрләрнең[98] хидмәтдән чыгарылулары вәли гаһед тарафындан кабул ителгән.

Шикәр бәһасе тугрысында. Малия вәзарәтендә шикәр бәһасе хакында мөзакәрә[99] итәр өчен махсус мәҗлес ясалган иде. Вәзарәт бу мәҗлеснең карарыны думага хәбәр итде. Мәҗлеснең фикеренә караганда шикәрнең бәһасене якын арада төшерергә мөмкин түгел. Чөнки бәһане төшерү акцизны киметү аркасында гына мөмкин булачак. Хәзерге вакытда исә, акцизны киметү бюджет өчен уңайсыз булачакдыр.

Чехов[100]Соңгы  рус әдибләренең иң кабилиятьлеләрендән[101] булган мөтәвәффи[102] Антон Павлович Чехофның туганына 17 нче гыйнварда 50 ел тулды.

Чехоф Таганрог шәһәрендә туганлыкдан, шәһәр думасы, Чехофның әсәрләрене җыеб басдыра торган җәмгыятькә иганә өчен ?00 сум бирергә, бер шәһәр мәктәбене Чехоф исеме илә атарга һәм Чехоф исеменә көтебханә ачарга карар бирде. Соңра Таганрог шәһәрендә Чехофка һәйкәл кую өчен Русиянең һәммә йирендә акча җыярга тиешле урынындан рөхсәт сорарга карар бирделәр.

Чехоф җәнабләре гәрчә вакытындан әүвәл, ягьни яшьли вафат булган булса да, аның исеме мәңге калачакдыр. Рус язучыларындан хәзер Чехофка тәкълид итүчеләре булса да, аның кадәр булдыра алганлары юк. Соңгы язучылар арасында мәгыйшәтне артдырмый, киметми, дөрест тасвир итү бәлки шул Чехофдан башка кешегә насыйб булмагандыр да... 

Бу мөнәсәбәт илә мөселман көтебханәләрендән берәрсе Чехофның бәгъзы әсәрләрене нәшер итсәләр, әдәбиятка зур хидмәт иткән булырлар иде...

Баку мөселманлары. Баку мөселманларының ярлылар кыйсьме шәһәр Думасына ошбу рәвешдә бер гариза биргән: Җәнаб членлар! Сез халыкның вәкиле була торыб, халыкга нәрсә файда итдеңез? Без сездән шуны сөаль итәмез. Сез җәмәгать файдасына нәрсә эшлисез һәм нәрсә эшләячәксез? Итнең бәһасе хәзер шул дәрәҗәгә йитде  ки, хәтта безгә алырга да мөмкин түгел. Сезнең бундан вә буның сәбәбендән хәбәреңез бармы? Әллә сез итчеләр илә дуст булганга күрә бу эшкә бармак арасындан гына карыйсызмы? Юкса, бу эшкә бер чара табар идеңез.

Уфада аракы эчү. Уфа земствосының календарендә хисаб ителдегенә күрә, 1908 нче елда Уфа губернасында 10 миллион сумлык аракы эчелгән. Андан соң никадәр сыра, хәмер вә башка эчемлекләр эчелгән булырга кирәк.

Мөселманларның күбрәк йире Уфа губернасы булганлыкдан, бу акчаның да күбрәге шаядъ шул агай-энедән чыкган булырга кирәк...

Хөкем эшләре. Уфа мәмләкәтендә 13 нче гыйнварда Бәләбәй өязендән 22 яшьлек Ризванофның[103] эше каралды. Бу екет Ханәм Солтанофдан, куркытыб, хата илә 600 сум акча сораган икән.

Мәхкәмәгә чит кешеләр кертелмәде. Гәрчә Ризваноф гаебле табылса да, җәзасы бераз йиңеләйтелде.

Хокук шәхсыясендән мәхрүм ителеб, дүрт елга арестантскийга хөкем ителде.

Дума рәисе. Бу көнләрдә Дума тирәсендәге кешеләрнең һәммәсе Дума рәисе Хомякофның Царский селога падишаһ хәзрәтләре янына баруыны сөйлиләр.

Хомякоф үткән җыелышда Думаның эшләгән эшләре хакында бер сәгатьдән артыграк доклад ясаган.

Депутатларның Англия вә Франциягә барулары һәм Англия вә Франция депутатларының Русиягә килүләре хакында да сүз булган.

Мәгълүмдер ки, Англия короле Эдуард Русия депутатларыны сарайга кабул иткән иде.


Әтраф хәбәрләре

Ялпактал-Сламихиндан язалар: Бу сәнә безнең Сламихин шәһәрендәге яшь хәмиятьлеләремездән[104] мелла Шәрәфеддин вә Һидиятулла әфәнделәрнең иҗтиһадлары[105] аркасында нәшер мәгариф җәмгыяте ачарга карар бирелеб, бик аз бер мөддәт эчендә 700 сумлар чамасы акча җыелды. Дүрт-биш мәртәбә хосусый җыелышлар булыб, җәмгыятькә низамнамә төзелде. Хәзерендә бу низамнамә мәхәлли губернаторның тасдыйкына йибәрелеб, эшнең башлануы шуңа терәлеб тора.

Безгә бу хәбәрне язучы әфәнде: юкарыдагы затларның бу җәмгыятьне тәэсис юлында кылган иҗтиһадларына, җәмгыятьләрдә сөйләгән нотык вә нәсыйхәтләренә әһалинең мәмнүн вә миннәтдар[106] булдыкларын языб, бундан соң да шул эшләрендә сәбатлы[107] булырга тырышуларын тәүсыя кыладыр[108]. Шулай ук күбдән түгел ачылган кыйраәтханәләренең дә бик күңелле рәвешдә дәвам итеб килгәнлеген язадыр. 

Ялпактал шәһәре бик читдә, кыргыз вә казакъ халыклары арасында бер почмакда булганлыкдан андагы тәрәккый бик аз булганда да күб мәгънә чыгарадыр.

Димәк, тәрәккый вә тәмәдденнең[109] бер чиге казакъ вә кыргыз сахраларында да җәмгыять ачарлык дәрәҗәдә тәкәмелгә[110] җитешде. 

Чистай өязендә. Чистай өязендә Ширбәк исемле авылда корбан бәйрәмендә бик күб кеше киндер бальзам эчеб агуланганлар, дүртесе үлгән. Өчесе тәмам сукырайганлар һәм авыру хәлдә яталар. Азрак эчкәнләре берничә көндән соң терелгәнләр.

Авыл кибетчесе бу бальзамны Чистайда бер аптекарский магазиндан алган икән. Бальзам древесный спирт илә катышдырылган булган. Чистайның үзендә дә байтак кешеләр бу агуны эчеб агулансалар да, вакытында тыйбби ярдәм[111] бирелү сәбәбле сукыраймыйча калганлар.

Бу эш бер Чистайда гына түгел. Һәр йирдә яшерен фисыкка[112] гадәтләнгән мөселманлар шул киндер бальзамны истигъмаль кылалар[113]. Чөнки аны “Казенка”га да кереб аласы юк, кеше күрсә дә шикләнми, күкрәк авыртканга гына эчәм дисең...

Хәтта мөселман хатынлары арасында да бу эчемлекнең бик шаигъ[114] икәнчелеге ишетелә.

Киндер бальзамның эчендә бик күб зарарлы нәрсәләр булганлыкдан, кешене бик тиз һәлакәткә ирешдерәдер. Башка эчемлекләргә караганда буның зарары артыграк, диләр. Шуның өчен буны авырудан истигъмаль кылганда да кеше сүзенә ышаныб кына эчәргә ярамый, мотлакан, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса, халыкны исертеб, мөрид[115] җыярга гадәтләнгән ялган суфыйлар вә бернәрсә белми торган карчыклар сүзенә ышаныб, җаныңдан аерылу яисә күзсез калу бик йиңелдер.

Һәм бу вакыйгалар надан халык арасында даимән булыб торалар.


Төрле хәбәрләр

» Петербург гаскәре мәхкәмәсе туб угырлауда мәгъюб булган[116] солдатларның икесене 6 шар елга, икесене дүртәр елга каторга йибәрергә хөкем итде.

» Одесда пароходлар эшли торган йирдә үткән көнләрдә эш ташлаб алганлар иде. Хәзер яңадан 550 эшче эш ташлаганлар. Бер мастерны чыгаруны таләб итәләр икән.

» Диңездә бик куәтле дулкын булу сәбәбле Севастопольдән пароходлар китә алмыйча торалар.

» Граф Толстойның үлем җәзасы хакында граммофон пластинкаларына сөйләгән сүзләренең Одесда гомуми урынларда сөйләүдән мәнгы кылынган[117].

» Минскида алты йирдә яшерен поляк мәктәбе политсә тарафындан табылды. Бу мәктәбләрне ачкан кешеләр хөкемгә чакырылалар. Хәзер яшерен мәктәбләр хакында барысы кырыклаб эш бар.

» Калиш губернасында бер авылның крестьянлары туйларда бер дә эчемлек эчмәскә сход илә карар биргәнләр.

» Яңа койрыклы йолдызның Таһир булганлыгыны Русиянең һәммә йирендән хәбәр бирделәр. Һәйәт голямасының фаразы буенча, бу йолдыз тиз заһир булган[118] шикелле, тиз вакытдан күренми дә башлаячакдыр.

» Москва илә Ярославль арасында телефон ясалачак. Буның өчен 125 мең сум мәсьраф[119] тоту лязим булачакдыр.

» Март числосында Норвегия короле Хокон Петербургга киләчәк.

» 1913 нче елда Романоф фамилиясенең Русиядә хөкем сөрә башлаганлыгына 3 йөз ел тулу мөнәсәбәте илә почта вә телеграф [4 бит] идарәсе яңа маркалар хәзерли башлаган. Күб китә торган маркаларда падишаһ хәзрәтләренең рәсеме төшерелгән булачакдыр. Һәм хәзергедән зуррак рәвешдә ясалачакдыр.

» Почта вә телеграф союзы ясау эше илә гаебләнгән кешеләрнең эшләре 18 нче гыйнварда Москва гаскәре мәхкәмәсендә карала башланды. Мәгъюбләрнең[120] барысы 33 кеше булса да, килгәнләре 28 кеше.


Казан хәбәрләре

Виляять земствосы. Виляять земствосының 14 нче гыйнвар мәҗлесендә өяз шәһәрләрендәге гимназия вә прогимназияләргә акча бирү мәсьәләсе мөзакәрәгә куелды. Чуелның прогимназиясенә 500 сум,Чар шәһәренең гимназиясенә 850 сум, Чабаксарныкына 850 сум, Мамадыш прогимназиясенә 500 сум, Кузьма-Демьян шәһәренең ирләр гимназиясенә 600 сум, Тәтешнекенә 1000 сум бирү мәгъкуль күрелде.

Соңра мәҗлесдә земство тарафындан май чыгару, хайванлар асрарга өйрәтү, бакчалар карарга һәм иген игәргә тәгълим кылу[121] өчен авылдан авылга күчеп йөри торган курслар ачарга вә бу курсларның мәсърафы[122] өчен 1911 нче елдан башлаб, һәр сәнә 5?50 сум акча тәгаен итү хакында зирагать[123] депортаментына мөрәҗәгать итәргә карар бирелде. Киләсе җәйдән башлаб, Казан виляятенең өч йирендә тәҗрибә кырлары ясар өчен 10800 сум акча тәгаен кылынды.

–––––––––––––––––––––––––

15 гыйнвар мәҗлесендә Петербургдан Казан аркылы Ташкенд юлына кадәр яңа тимер юл салу мәсьәләсе мөзакәрәгә куелды.

Мәҗлесдә тимер юл комиссиясенең  рәисе Марковникоф тарафындан тәртиб кылынган ляихә[124] укылды. Ляихә яңа юлны Петербург-Вятка тимер юлындагы Буй стансасындан Бозаулык янында Поля-Лис стансасына кадәр салырга мәгъкуль күрелгән. Юлның Казанга кадәр шимали[125] кыйсьме 511 чакрым, Казандан Ташкендка таба җәнүби[126] кыйсьме 387 чакрым булырга, мәсарифе[127] өчен 88 миллион сум акча сарыф итәргә фараз кылынган. Юлның шималь тарафы агачлык вә урманлык йирләрдән, җәнүби кыйсьме ашлыкга бай йирләрдән үтәчәк. Вә шуның саясендә[128] юлның варидәте[129] күб булачагы өмид ителә. Марковникоф ляихәсендә мәзкүр юл буенча ташыган маллардан бер ел эчендә 12 миллион сум, юлчылардан 5 миллион сум варидәт киләчәге күрсәтелгән.

Юлның файда итәчәге өмидле булганлыкдан, хәзерге көндә зур байлар бер ширкәт тәэсис итеб[130], юлны салырга ризалык күрсәткәнләр. Юлның планларын ясар өчен тиз көндән Москвадан мөһәндисләр чыгачаклар икән.

Ошбу ляихә бу көнләрдә Петербургда яңа тимер юллар комиссиясендә каралгандан соңра, эшкә керешәчәге өмид ителә.

Земское собрание Марковникоф тарафындан тәэсис ителгән комиссия файдасына мең ярым акча тәгаен кылды.

Мәхкәмә залындан. Бу көнләрдә Казан Окружной мәхкәмәсендә “Ислах” газетасының мөхәррире Вафа Бәхтияроф илә Пенза виляяте Янаково авылының ахунды Шакир Мәмлиеф һәм Тархан авылының имамы Зәки Мәмлиефнең эшләре каралырга тәгаен кылынган иде.

Мәзкүр имамлар “Ислах” газетасының 21 нче номерында шәхсыятемезгә тиеб язды” диб, Бәхтияроф өстендән шикаятьнамә биргәнләр икән. Мәхкәмәгә Вафа Бәхтияроф килсә дә, Мәмлиефләр хәзер булмаганлар иде. Шул сәбәбдән Окружной мәхкәмә эшне шул көенчә бетерергә карар бирде.

–––––––––––––––––––––––––

1909 нчы елда 29 нчы июньдә Казан өязе олуг Бирәзә авылында җыен вакытында Гайнеддиноф исемле адәм исерек хәлдә Зәйнулла Сахибуллин нам авылдашының өй янына килеб, хатыны һәм үзе тугрысында ифтира кылыб[131], сүгенә башлаган икән. Зәйнулла үзенең бертуган кардәше Гайфулла илә бергәләшеб, сүгүчене куа башлаганлар. Зәйнулланың кулында кендек чөе, Гайфулланыкында озын пычак булган. Шул сәбәбдән, Гайнеддиноф өенә качыб китәргә мәҗбүр булган.

Сахибуллинлар өе алдында Гайнеддинофны кыйнаб үтергәнләр. Шуның өчен анлар Окружной мәхкәмәгә бирелгәнләр.

Мәхкәмәдә Зәйнулла Сахибуллин гаебен икърар кылыб[132] сөйләгәнлегендән: “Ачуыма чыдый алмыйча бер-ике мәртәбә сукдым. Аны кыйнаган вакытында кардәшем янында булганмы, юкмы күрмәдем.

Гайнеддинофның хәкарәт кылуы[133] сәбәбле кулыма нәрсә тотканымны да белмим”, – диде. 

Мәхкәмә мөттәһәмләрнең[134] һәр икесен гаебсез табды.

Интендантларның акчалары. Гаскәри мәхкәмә тарафындан арестантский ротага хөкем кылынган интендантларның эшләре каралган вакытда акчаларының кайда икәнлеге мәгълүм булмаган иде. Бу көнләрдә Галициядә Польский банкада Хротскийның 280 мең, Полнофскийның 3607 сум, Париж банкасында Ильинның 300 мең сумдан артыграк һәм Гапонофның 170 мең сум чамасы акчалары табылды. Чижоф банкадагы акчаларын хатыны исеменә күчергән, диб, “К.В.Р.Ич” газетасы яза.

Көтебханәи исламия. Мөселман көтебханәсе 16 нчы гыйнварда борадәран Кәримефләрнең Ак мәсҗедгә каршы йортларында ачылды.

Бундан соңра һәркөн көндез сәгать икедән кич сәгать сигезгә кадәр ачык булачакдыр. Мәгәр җомга көнләрендә генә икедән бишкә кадәр ачылачакдыр. Олуг бәйрәмләрдә бөтенләй ябык буладыр.

Бу көтебханәгә кереб укыб утыру һәркем өчен буш вә ихтыярлыдыр.

Бунда гарәбчә, фарсыча, төркичә вә русча һәртөрле китаблар бардыр.

Һәр тарафдан утыз-кырык төрле газета алынадыр.

Богыд рабигъ[135]Дөньяда күренә торган харикылгадә[136] эшләрне фәнчә тәэвил вә тәүҗиһ кылудан[137] Бозман хөкәмаэсе[138] гаҗиз калдылар. Әүвәлге хөкәмаэ ягъни маддиюн[139] һәр нәрсә маддәдән вә һәр хәл шул маддәнең хәрәкәтендән гыйбарәт диб, эшне кыскадан гына өзәләр  иде.

Гыйльме рухның тәрәккые маддиюн мәзһәбен[140] ибтал кылды[141]. Хәзер дә рухиюн мәзһәбе тәрәккый итә. Тәрәккый итсә дә, максадына барыб йитә алмый. Әхвале рухияне тәүҗиһдән гаҗиз кала.

Хәят вә гыйлемнең нидән гыйбарәт идекләрен тәгъриф кыла[142] алмыйлар. Гипнотизм, спиритуализм кеби эшләр һәммәсен хәйран калдыра.

Хәзер дә хәят вә рух галәмен богыд рабигъ галәмендән күрмәкче булалар.

Мәгълүм улдыгы өзрә һәндәсәгә[143] вә безнең хәзерге фәнләремезгә өч төрле богыд генә мәгълүмдер: тул[144], гарыз[145], иртифаг[146]. Ошбу өч богыддан башка безгә нәмәгълүм[147] бер богыд булмак кирәк. Әхвәле рухия шул богыддан  килми микән, диләр. Гаҗәб түгел.


Идарәгә хат. Аллаһ бирде.

Әсгадек Аллаһы Тәгалә фид-дарин сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле улыб торгучы хәлфәмез Шакирҗан әл-Хәмиди җәнабләренә, без ки шәкердеңез Мөхәммәдвәлидән хәер-фатихаңызны үтенгәннең бәгъдәндә[148] сәламләремезне ирсал әйләдек[149]. Үземезнең тарафдан фил-җөмлә-сөаль шәрифләреңез улына калса, әлхәмде лилля шөкер[150], саг вә сәламәтләрмез. Бәгъдәл йәүми әмре Аллаһыдыр.

Вә бәгъдә, Шакирҗан абый, мәгълүм булсын, Аллаһ бирдедә икенче мәхәллә халкы мәдрәсә салганлар иде. Галикәеф Садыйк 55 сум биргән иде, Вафа Гайнеддин 25 сум, Мөэминеф Гайнеддин 25 сум, Мусин 10 сум, Сибирякоф Кәрим 10 сум биргән иде.

Шушы кешеләрнең акчасы илә йөз сум биреб, ике йөз екерме биш сумлык бина алган идек. Йөз екерме биш сум нәсия[151] калган иде. Башка җирләрен эшләтергә күб җирдән җыеб, мәдрәсәгә кергән идек. Инде йөз егерме биш сум бурыч иясе бик сорыйдыр, һичкайдан табарга мөмкин түгел. Мәдрәсәгә башда тотынуымыз бу байларның җитешмәгән җир булса, сорарсыз диб вәгъдә бирүләрендән иде.

Имди авыл халкы ике яклы булыб, яртысы мәдрәсәне сатыйк, диләр, яртысы сатмыйк, диләр. Сатмаска ихтыяр калмады, бурычны бирә алмыйлар. Контор сата. Мәдрәсәмездә тәртиб илә укыла башланган иде, һичбер тәртиб берлә укытудан качмыйлар.

Инде булмасмы “Йолдыз” газетасының берсенә моны дәреҗ итәргә[152], ярдәм итүче булмас иде микән.

Аллаһ бирдедә имам Мөхәммәдвәли Рәхмәтулла углы.


Базар бәһаләре:

18 нче гыйнварда

Җылкы җал койрыкы берлән.................7 сум 50 тиен

Сыгыр коры...........................................16 “–“

Чи сыгыр................................................6 “–“

Башмак коры..........................................16 “–“

Ябагый вимәткә[153]......................................4 “80”

Апуйка.....................................................28 “–“

Палуй.......................................................17 “–“

Мәүтини тай.............................................3 “ 50 “

Эре сарык..................................................1 “ 30 “

Вак сарык................................................... – “ 80 “

Кәҗә..........................................................1 “ 20 “

Җал............................................................9 “ – “

Кыл пот......................................................23-26 “ – “

Сусар..........................................................14 “ – “

Фар.............................................................2 “ – “

Бурсык........................................................2 “ – “

Ас................................................................2 “ 40 “

Төлке яхшысы.............................................14 “ – “

Куян ак........................................................ – “ 18 “

Куян пурусак................................................. – “ 42 “

Ак тиен........................................................ – “ 33 “

Ак көзән....................................................... – “75 “

Чәшке.............................................................4 “ 50 “

Сабын мае пот...............................................6 “ 20 “

Чи май пот......................................................3 “ 40 “

Яхшы солы американский..........................60 “ 65 “

Бу елгы солы............................................... – 50 “

Арыш оны пот............................................. – 85 “


БОРАДАРӘН КӘРИМЕФЛӘРНЕҢ ТИҖАРӘТХАНӘСЕ[154]

Казанда, Уфада һәм Рынбургда[155]

Мөгаллим әл-хәреф

Ысуле мәддия[156] вә тәдриҗия[157] илә тәртиб улынмыш төрки әлифба бу ысулның балаларны тиз белдерүдә беренче улдыгы мөгаллимләрнең соңгы тәҗрибәләре илә сабитдыр[158]

Бәһасе: почта илә 10 тиендер.


Шигырьләр мәҗмугасындан 3 нче китаб “Яз тамчылары”. Зариф Бәшири әсәре. Бәһасе: почта илә 7 тиен.

Сумына екерме биш тиен задатка йибәргән әфәнделәргә биля тәүкыйф[159] күндерелер. Задаткасыз заказлар кабул ителми.

Адрес: Казань, Уфа, Оренбург, Бр. Каримовымъ.


ГАЗЕТА “ПРИВОЛЖСКИЙ КРАЙ”.

Казанда русча нәшер ителмәгендә улан тәрәккый тарафдары 

“Приволжский край”

Газетасына 1910 нчы сәнә өчен абүнә кабул ителә.

Абүнә бәһасе:

Елга    7 сум.

6 айга  4 сум.

3 айга  2 сум 25 тиен.

1 айга  75 тиен.

Бер елга һәм ярты елга язылган мөштәриләргә[160] атна саен әдәби, рәсемле “Северный неделя” исемле журнал һәдия[161] биреләчәк. Башка мөштәриләр ай саен 10 тиен артык йибәрсәләр дә, бу журнал йибәреләчәк.

Адрес: Казань, “Приволжский Край”.

Мөхәррир вә нашире И.П.Кочергин.


БОЛГАР МӨСАФИРХАНӘСЕ

Казанда беренче декабрьдән бирле борадарән Рамазанофлар идарәсенә күчде. Зал яңадан тәгъмир иделеб[162], майлы буяулар илә буялды. Номерлар пар илә җылытыла, электрик илә яктыртыла. Ир вә хатынларга аерым җылы бәдрәфләр. Номерда почта, телеграф вә гайре йомышлар өчен хидмәткәрләр, итагатьле хадим вә хадимәләр хәзердер. Ашханәдә маһир[163] поварлар идарәсендә хифыз[164] сыйххәткә муафыйк ләззәтле тәгамләр[165]  хәзерләнә. Һәр көн яңа менюлар илә обедлар хәзердер. Минеральный сулар, фруктовый куаслар, чәй, кофе, шоколад, какаолар һәрвакыт мәүҗүддер[166]. Номерларымыз Казанның сәүдә мәхәлли[167] улан Печән базарында һәр тарафка йөрмәкдә улан трамвай стансасының мәркәзендәдер. Номер бәһаләре 50 тиендән башлаб 3 сумга кадәр. 

Айлыклаб һәр ике тарафның ризалыгы илә биреләдер.

Ихтирам илә, борадарән Рамазанофлар.


“ЙОЛДЫЗ” КӨТЕБХАНӘСЕ

“Йолдыз” көтебханәсе тарафындан ошбу китаблар нәшер кылынмышдыр:

17) (Истифтах) төрки телендә монтазам[168] сарфи гарәби[169] китабыдыр. Бәһасе (3) тиендер. 

18) (Истикмаль[170]) төрки телендә монтазам нәхү гарәби[171] китабыдыр. Бу китабда кавагыйде нәхүйә[172] Яурупа лисанларының[173] нәхү кагыйдәләре системында монтазам сурәтдә тәртиб иделмешдер. Бәһасе (30) тиендер.

19) (Каванин нәхүйә[174]) мәдрәсәләрнең 2 нче сыйныф шәкердләре өчен тәэлиф кылынмыш[175] нәхү китабыдыр. Бу китабда нәхү кагыйдәләре өслүбе җәдид үзрә гарәбчә бик сәһел[176] гыйбарә илә бәян кылынмышдыр. Бәһасе (30) тиендер.


МӘХМҮД БИНЕ ИБРАҺИМ ГАФУРОФ

Казанда Печән базарында Юнысоф корпусында.

Казанда ирләр өчен һәртөрле яхшы кәләпүшләр, каракуль һәм яңа мода илә чигеб эшләнгән ефәк һәм кама кырыйлы бүрекләр, хатынлар өчен һәртөрле энҗеле, чын кәнитилле соңгы мода илән эшләнгән калпаклар, катташилар һәм ирләр, хатынлар өчен һәртөрле читек, кәвеш, башмаклар һәрвакыт сатылмактадыр. Заказ кабул иделеб, тизлек илән өлгертеб бирелә һәм сумына 25 тиен задатка биргән кешеләргә почта илән биля тәүкыйф[177] күндерелә.

Адресъ: Казань, Махмуду Ибрагимовичу Гафурову.[178]


Мөселман кызларыны русча һәм французча укытырга телимен, тәҗрибәле учительница. 

Адресым: Паповы Гара Гәркин йортында Гравирт квартирында

 номер 2. Учительница диб сорарга. Кич сәгать 4 дән 7 гәчә.


Сатыладыр тотылган яхшы мебельләр.

Белешергә Салих Сабит углы Габидуллин конторындан, балык базарында үз йортында.


Тегү вә кул эшләре мөгаллимәсе

Бибиәсма Еникеева

Ханымларга махсус заманага муафыйк төрле кул эшләре тегү, чигү һөнәре, ботинки һәм туфли тегәргә үгрәтәм. Адрес: Петропавловский урамда, Әхмероф йортында.


Кәҗә югалган.

Ак кәҗә, башы кара, аякларының да тездән түбән яклары кара. Табыб китерүчегә мөкяфәт[179]. Задний Мещанский урамда, көрпәче Әхмәд йортында Вәли Садыйкоф.


МОДНАЯ МАСТЕРСКАЯ

Л.З.Зориной

Л.З.Зоринаның хатын-кыз киемләре тегә торган мастерскоенда һәртөрле тышкы һәм эчке киемләр тегәргә заказлар кабул итә. Эшләр бик пөхтә һәм тизлек илә эшләнә.

Тегү бәһасе арзан.

Зур Мещанский урамда Матвееф йортында.


Атлашкин имениясендән китерелгән яшь атлар сатыла.

Владимирский урамда, Атлашкин йортындан белешергә.


Редакторъ-Издатель Ахмедъ Низамовичъ Максудовъ.[180]

Борадарән Кәримефләр матбәгасы, Казанда.

Типо-Литограрафiя “Бр. Каримовыхъ”, Казань.[181]



[1] Җәридәи төркиядер – төрки телдәге газета.

[2] Мәүҗүд – бар.

[3] Әсами көтеб – китаплар исемлеге.

[4] Мөкяләмә – сөйләшү.

[5] Җөзьэ – кисәк.

[6] Нәмүнә – үрнәк.

[7] Даир – караган.

[8] Васита – арадашчы.

[9] Мөҗмәл – гомуми.

[10] Ибтидаи – башлангыч.

[11] Балянтихаб – сайлап.

[12] Мосаувәр – сурәтләнгән.

[13] Истифадә итәчәкләрендән – файдалануларыннан.

[14] Кәмаләткә – камиллеккә.

[15] Мөштәриләремез – сатып алучыларыбыз.

[16] Мәүкыйт –вакытында.

[17] Мөфид – файдалы.

[18] Мөгайяндер – аныктыр.

[19] Мөстәгъмәл – кулланылган.

[20] Ушандак – шулай ук.

[21] Сипариш – заказ.

[22] Вәрсәсе – варислары.

[23] Налок – налог.

[24] Голү ителгәнләре – зурайтып күрсәтелгәннәре.

[25] Хилаф – каршы.

[26] Гамиләр – наданнар.

[27] Мөляхәзә кылудандыр – фикер йөртүдәндер.

[28] Тәәссеф – кайгыру.

[29] Ифрадның – ялгызлыкның.

[30] Гаҗәм – фарсы.

[31] Дарелфөнүнендә – университетында.

[32] Гали – югары.

[33] Кабилилятьлеләрендәндерләр – сәләтлеләреннәндерләр.

[34] Шөгъбә – бүлегендә.

[35] Мөһәндис – инженер.

[36] Әхбарындан – хәбәрләреннән.

[37] Тәэсис итәргә – төзергә.

[38] Вәзарәте – министрлыгы.

[39] Малия вәзарәте – финанс министрлыгы.

[40] Мәзкүр – әйтелеп кителгән.

[41] Мәмнүниятләрен мөҗиб булды – шатландырды.

[42] Төҗҗарәте – сәүдәсе.

[43] Мөзакәрә итәр – фикер алышу.

[44] Мәгашлекләренең – хезмәт хакларының.

[45] Низамнамәсе – законнар, кагыйдәләр җыелмасы.

[46] Ма бәгыд – дәвамы.

[47] Ләвазиме – дәрәҗәсе.

[48] Устафка – уставка.

[49] Тәнбиһ – кисәтү.

[50] Мөрәбби – тәрбияче.

[51] Мөгайян мөддәтләрдә – билгеләнгән вакытларда.

[52] Малик – ия.

[53] Хиссасы – өлеше.

[54] Мөкяфәт – премия, бүләк.

[55] Мәсьүлдер – җаваплыдыр.

[56] Гыйнадлык – тискәрелек.

[57] Тасдыйк ителер – расланыр.

[58] Иҗарәгә – вакытлы файдалануга.

[59] Мөхакәмәгә – хөкемгә.

[60] Гадәдкә – санга.

[61] Бинаән галәйһи – шуңа күрә.

[62] Игълям кылырга – белдерергә.

[63] Тәгарыз кылырга – каршылык күрсәтергә.

[64] Гарызнамә – тәкъдим.

[65] Тәслия бирерлек – юатырлык.

[66] Мөрәбби – тәрбияче.

[67] Кувәсен – көчен.

[68] Илка кыла – ыргыта.

[69] Мөляхәзәдә әйтелмәгән – игътибарга алынмаган.

[70] Гонсылы – өлеше.

[71] Идракы – аңлавы.

[72] Тәүсыя итәсе – киңәш бирәсе.

[73] Җәсүр – кыю.

[74] Гарыз кылыб – тәкъдим итеп.

[75] Муаффәкыятьле – уңышлы.

[76] Мәгъруф – билгеле.

[77] Тарикын – юлын, ысулын.

[78] Кариэләр – укучылар.

[79] Пулкоф – Пулково.

[80] Рәсад ханәсендәге – обсерваториясендәге.

[81] Мизаны хәрәкәте әрыз – җир хәрәкәтләрен үлчәү.

[82] Мөсавидыр – бәрабәрдер.

[83] Мәзкүр – әйтеп кителгән.

[84] Мөхарәбә – сугыш.

[85] Мәгълүб булганлар – җиңелгәннәр.

[86] Мәкътүл – үтерелгән.

[87] Мәҗрух булган – яраланган.

[88] Тәләф булган – үтерелгән.

[89] Мәхәлли – җирле.

[90] Имтияз – рөхсәт.

[91] Һәрсәк – Герцеговина.

[92] Хариҗия – тышкы эшләр.

[93] Табигъ – буйсынучы.

[94] Ислях кылырга – килештерергә.

[95] Тасрих кылынмый – аңлатылмый.

[96] Голяма – галимнәр.

[97] Вәли гаһеде – патшаның үз урынына тәхеткә утырачак варисы.

[98] Мәэмүрләрнең – чиновникларның.

[99] Мөзакәрә – фикер алышу.

[100] Чехоф – Чехов.

[101] Кабилиятьлеләрендән – сәләтлеләреннән.

[102] Мөтәвәффи – үз-үзен үтерүче.

[103] Ризванофның – Ризвановның.

[104] Хәмиятьлеләремездән – саклаучыларымыздан.

[105] Иҗтиһадлары – тырышлыклары.

[106] Мәмнүн вә миннәтдар – шат һәм рәхмәтле.

[107] Сәбатлы – чыдам, нык.

[108] Тәүсыя кыладыр – киңәш итәдер.

[109] Тәмәдденнең – мәдәниятнең.

[110] Тәкәмелгә – үсешкә.

[111] Тыйбби ярдәм – медицина ярдәме.

[112] Фисыкка – начар эшләргә.

[113] Истигъмаль кылалар – куланалар.

[114] Шаигъ – танылган.

[115] Мөрид – иярүче.

[116] Мәгъюб булган – гаебе булган.

[117] Мәнгы кылынган – тыелган.

[118] Заһир булган – ачык булып күренгән.

[119] Мәсъраф – чыгым.

[120] Мәгъюбләрнең – гаепләнүчеләрнең.

[121] Тәгълим кылу – өйрәтү.

[122] Мәсърафы – чыгымнары.

[123] Зирагать – авыл хуҗалыгы.

[124] Ляихә – проект.

[125] Шимали – төньяк.

[126] Җәнүби – көньяк.

[127] Мәсарифе – чыгымнары.

[128] Саясендә – аркасында.

[129] Варидәте – керемнәре.

[130] Тәэсис итеб – төзеп.

[131] Ифтира кылыб – яла ягып.

[132] Икърар кылыб – танып.

[133] Хәкарәт кылуы – хурлавы.

[134] Мөттәһәмләрнең – гаепле дип саналганнарның.

[135] Богыд рабигъ – дүртенче үлчәм.

[136] Харикылгадә – гадәттән тыш.

[137] Тәэвил вә тәүҗиһ кылудан – аңлатудан.

[138] Хөкәмаэсе – хәкимнәре. 

[139] Маддиюн – материалистлар.

[140] Маддиюн мәзһәбен – материализм мәктәбен.

[141] Ибталь кылды – юкка чыгарды.

[142] Тәгъриф кыла – аңлата.

[143] Һәндәсәгә – геометриягә.

[144] Тул – озынлык.

[145] Гарыз – киңлек.

[146] Иртифаг – югарылык.

[147] Нәмәгълүм – билгесез.

[148] Бәгъдәндә – соңында.

[149] Ирсал әйләдек – җибәрдек.

[150] Әлхәмде лилля шөкер – Аллага шөкер.

[151] Нәсия – бирәчәк.

[152] Дәреҗ итәргә – бастырырга.

[153] Вимәткә – дөресе: выметка.

[154] Тиҗарәтханәсе – сәүдә йорты.

[155] Рынбургда – Оренбургта.

[156] Ысуле мәддия – хәрефне сузып уку ысулы.

[157] Тәдриҗия – эзлекле рәвештә.

[158] Сабитдыр – аныктыр.

[159] Биля тәүкыйф – тоткарлыксыз.

[160] Мөштәриләргә – сатып алучыларга.

[161] Һәдия – бүләк.

[162] Тәгъмир иделеб – яңартылып.

[163] Маһир – оста.

[164] Хифыз – каралган.

[165] Тәгамләр – ризыклар.

[166] Мәүҗүддер – бардыр.

[167] Мәхәлли – җирле.

[168] Монтазам – тәртипкә салынган.

[169] Сарфи гарәби – гарәп морфологиясе.

[170] Истикмаль – төгәлләү.

[171] Нәхү гарәби – гарәп синтаксисы.

[172] Кавагыйде нәхүйә – синтаксис кагыйдәләре.

[173] Лисанларының – телләренең.

[174] Каванин нәхүйә – синтаксис кануннары.

[175] Тәэлиф кылынмыш – төзелгән.

[176] Сәһел – җиңел.

[177] Биля тәүкыйф – тоткарлыксыз.

[178] Бу җөмлә кириллицада язылган.

[179] Мөкяфәт – бүләк.

[180] Бу җөмлә кириллицада язылган.

[181] Бу җөмлә кириллицада язылган.




Текст Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге
фәнни хезмәткәре Фәйзуллина Фәния тарафыннан
гамәлдәге язуга күчерелде һәм шәрехләнде