ЦЕНТР ПИСЬМЕННОГО И МУЗЫКАЛЬНОГО НАСЛЕДИЯ ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
АҢ, 1914 ел, №8

АҢ, 1914 ел, №8

«АНГ», научно-литературный, общественно-политический журнал. Издавался с 15 декабря 1912 по март 1918 в Казани 2 раза в месяц, на татарском языке, 123 номера. Орган книжного издательства «Гасыр». Редакторами в разные годы были: А.Хасани, Г.Ибрагимов. Печатались: Ф.Агиев, Ф.Амирхан, Х.Атласов, Ш.Ахмадиев, Дж.Валиди, Г.Губайдуллин, М.Гафури, Г.Гафуров-Чыгтай, Н.Думави, Ш.Камал, З.Нуркин, С.Рахманкулый, Г.Рафики, Ф.Сайфи-Казанлы, Г.Сунгати, С.Сунчелей, К.Тинчурин, Г.Тукай, Н.Хальфин и др. Журнал либерально-демократического направления. Одно из авторитетных и популярных изданий, освещавших социальные, духовные и культурные проблемы татарского народа. На страницах журнала велись дискуссии по вопросам искусства, публиковались произведения восточной, русской и мировой классики. «Анг» отличался качеством полиграфического исполнения и художественным вкусом. Первым из татарских изданий начал печатать репродукции произведении Леонардо да Винчи, Рафаэля, Рембрандта, В.В.Верещагина, И.К.Айвазовского, И.Е.Репина и др. В 1915 редакция издала и разослала подписчикам «Альбом изящного искусства» (подготовленный Г.Ибрагимовым).

Татарская энциклопедия. В 6 т. / Гл. ред. М.Х.Хасанов, ответ. ред. Г.С.Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – Т.1: А-В. – С. 148, илл., карты. 
Автор(ы): Гафури М., Алкин Ш., Хәнәфи М., Чыгтай Г., Сәйфи Ф., Җәлал С., Кәрәм Г., Авторы юк
Страниц: 20
Год выпуска: 26-04-2024
Тип: АҢ
Показать содержание

АҢ

8 нче сан

Идарә ханәсе. Казанда Мәскәүский урамда. Журналга дәрҗ итәргә[1] йибәрелгән язмаларны (материалларны) ияләре “гонорарлы” яисә “гонорарсыз” диб билгеләб йибәрсенләр. Гонорары билгеләнмәгән материаллар хаксыз хисаб ителеб, яраклылары “Аң”да басылырлар. Яраксызлары маркалары булса кире ияләренә йибәрелер, маркасызлары ташланырлар. Язмалар кара илә һәм имзалар тәфсыйлән[2] язылырга тиеш. Имзасыз язмалар дәрҗ ителмәс. Язмаларның имля вә өслүбене төзәтергә идарә ихтыярлыдыр. Мөрәҗәгать өчен адрес: Казань, контора журнала “Ангъ”. 


Язылу хакы. Журналны илтеб табшыру илә: бер елга – 4 сум, ярты елга – 2 сум, өч айга – 1 сум, адрес алмашдыру өчен – 25 тиен. Чит мәмләкәт өчен: бер елга – 6 сум, ярты елга – 3 сум.

Такса объявлений в журнале “Ангъ”. На обложке, 2-я стран. На 1 раз за строку петита 40 коп., 3-я и 4-я страницы 20 коп., (в странице 2 столбца). 

   Мөндәриҗәсе[3]: Мәхәббәт (шигырь), М.Гафури. Дим буенда (роман) Садри Җәлал. Пумалабаш (хикәя), Ш.Алкин. Гакылсызлыкдан (нәсер), М.Хәнәфи. “Ул” (дини хикәя, ахыры), Чыгтай. Ялкаулык (фәнни), Г.Кәрәм. Тәрҗемәләр бабында тәҗрибәләр (тәнкыйд), Ф.Сәйфи. Әхвал сәясия вә иҗтимагыя. Рәсемләр: Яз башы, Су буенда, Петербургта яңа салынган мәсҗед. 


АҢ

Ике атнада бер чыга торган гыйльми, әдәби вә иҗтимагый рәсемле журнал. 8 нче сан. Чыкды: 18 нче апрель – 1914 ел.


Мәхәббәт

Бетми дәрд, сүнми мәхәббәт, көн саен арта гына,

Мин кереб адаштым ахры чын мәхәббәт багына.

Каршылашсам бу мәхәббәт каршысында тез чүгәм,

Инде мин качдым дисәм барыб керәм кочагына.

Сискәнәм, тәкрар качамын, үз үземдән куркамын,

Абтырыйм, ләкин һаман күңелем шуңарга табына.

Бу мәхәббәтдән качыб котылу миңа мөмкинме соң?..

Бер ягылгачдын мәхәббәт утлары дүрт ягыма.

-------

Кайда бакма, ялтлый[4] бу мәхәббәт чаткысы,

Каб караңгы төндә дә балкый аның шул яктысы.

Кайда барма, кайда йөрмә, ул мәхәббәт анда бар,

Тик аны кешеләр һаман да күрмәмешкә салыналар.

Ул мәхәббәт төрле йирдә, төрле төсдә ялтырый,

Ул тәҗәлли[5] ит дисә таулар вә ташлар калтырый.

Юк йире юк ул мәхәббәтнең, аны белми кеше,

Булмавы мөмкин түгел, ул бу галәмнең Тәңресе.

Чын мәхәббәт очраса дөньяда бер-бер бәндәгә,

Һич тәрәддедсез[6] аның алдында егылыр сәҗдәгә.

                                                                                                       М.Гафури

[150 б.]

Дим буенда

(роман)

I

Әнә күрәсезме? Кояшның җылы нурлары астында ялтырый ялтырый Дим ага.

Әнә аның кырыенда чиксез киң болынлык, андан ерак да түгел таллык.

Әнә еракда таң беленер беленмәс кенә сузыла, зәнгәрсу һава аша аның өстендәге кара урман төтенләнеб күренә. Якты суның өстендә вәкарь белән генә аккошлар йөзеб йөри, болынлыкда төрле кошлар сайрый; ара-тирә акчарлакларның ачы тавыш белән кычкырганлары ишетелеб китә; күк йөзендә карчыга дигән усал кошның җентекләб йирдән үзенә азык караб барганы күренә.

Монда һәрнәрсәдән иркенлек, бәхет аңкый. Бу киң болынларга карау белән күңелгә: “мондый матурлык, мондый байлык эчендә адәмнең бәхетсез булуы мөмкин түгелдер” дигән уй килә.

Әнә тагы еракда, Дим буена утырган, ике мәсҗедле зур гына авыл. Якынрак барыб карасаң, аның бер читендә урман шикелле куе бер бакчалык күренә. Бакча бик күбдән утыртылган булса кирәк: андагы агачлар инде тәмам картайганлар. Бакчага карау белән, аңар инде күбдән бирле адәм кулы орынмаганын белергә була. Аның койрыгы Дим буена барыб терәлә. Икенче башындагы агачлар арасында астлы-өстле зур гына агач өйнең ташландык хәрабәсе күренә. Аның манзарасы гаять күңелсез: тәрәзәләр такта белән томаланган, түбәсендәге калайлар, буяулары кубудан уңганга, җаңгырдан күгәренеб, самовар морҗасы төсле, челтәр-челтәр булыб беткәнләр. Баскычлар җантайган, морҗаларга чәүкәләр, тәрәз башларына да күгәрченләр оялаганлар. 

Ишек алдына, йөрүче булмаганга, ямь-яшел чирәм үскән; бөтен йир буш, бөтен нәрсә тын гына нәрсәдер көтә...

Төнләрдә монда бигрәк дә тын була, тик ара-тирә шомлы мәче башы ябалакның ачы тавыш белән кычкыргалаганы гына ишетелә.

[151 б.] Әбиләр кышкы озын төнләрдә, орчыкларын эрли-эрли, янларына түгәрәкләнеб утырган балаларга ул хәрабә турында әллә нинди куркынычлы әкиятләр сөйлиләр. Картлар исә аның янындан узганда, тирән уйга чумган бакчага бер караб алалар да, мәгънәле генә итеб: “Бичара мирзаның балаларына бу нигездә рәхәт күрергә язмаган икән инде...” диләр, тагы шуның артындан ук: “Мал да бар иде, дәүләт дә... Булмаса, булмый икән инде...” диләр.

Гомумән, алар бу нигезгә әллә нинди бер тәгъзыйм[7] белән карыйлар һәм яшьләрдә дә шул тойгыны уяндырырга телиләр булырга кирәк: урыны чыкганда ул нигезнең әүвәлге хуҗаларының тормышлары, аларның иткән яхшылыклары, башларындан үткән вакыйгалары турында бик озын итдереб сөйләргә яраталар; шундый бер гаиләнең болай эзсез-нисез юк булуына алар күб вакыт абдырыйлар. Аның сәбәбләрен төрлечә тикшерә башлыйлар һәм актыгындан тагы мәгънәле генә итеб: “Булмаса, булмый икән инде...” диләр. 

II

Картларның сүзе буенча элек, унтугызынчы гасырның ахырларында, бу хәрабә Исхак мирза гаиләсенең кайнаб торган оясы булган.

Мирза үзе дәүләтле, фәкыйрьләр өчен һиммәтле[8], бөтенесе белән тәмле телле, йомшак сүзле, икмәк-тозга җумард, гыйлем һәм дәрәҗә иясе бер кеше булган. Аның ике углы һәм бердәнбер кызы булган. Углының олысы Рөстәм, кечесе Касыйм, кызы да Кәримә исемле булганлар.

Мирзаның бикәсе Зөләйха абыстай уртача гына тәрбия күргән простой[9] гына бер хатын була. Ул балаларын бик дә ярата, алар өчен җанын кызганмый һәм барын да иң әүвәл үзе тәрбияләб үстерә.

Шул килеш боларның тормышлары тыныч кына уза. Шул елларда гына Исхак мирзаның үзе белән бергә укыган дусты Шаһингәрәй мирза үлә, аның бердәнбер кызы Фәридә дә һичбер тәрбиячесез-нисез ятим кала. Анасы инде аның күбдән, ул бала чагында ук, үлгән була. Исхак мирза да, мәрхүм Шаһингәрәй мирза белән үзе арасында булган дустлыкны искә алыб: “Үземезнең Кәримә белән бергә үсәр, аңар ибдәш булыр; Зөләйха абыстасындан тормышка өйрәнер, шунда безнең балалар белән бергә укыр да” диб, сигез яшьлек Фәридәне үз өенә тәрбиягә ала.

Менә шул көндән алыб кара кашлы, кара күзле, әсмәр[10] йөзле, аз сүзле, мөлаем табигатьле Фәридә Исхак мирза гаиләсендә яши, аның балалары белән бергә Уфадан китерелгән рус кызы мөгаллимәдән укый, Зөләйха абыстайдан төрле догалар, намаз тирәләрен өйрәнә. Җәйге аяз көнләрдә бакчада алар белән бергә уйный башлый. Үзе шикелле йомшак табигатьле Кәримә аңар бигрәк дә охшаб китә: ул аның белән чын күңелендән дустлаша. Чәчрәб чыкган матур, чиксез җитез, үткен Касыймны ул, никдер, бигүк яратыб беткерми. Киң маңлайлы, саргылт чәчле, соры күзле Рөстәм исә үзенең тынычлыгы һәм һәрвакыт җитдилеге белән аңарда әллә нинди бер олыглау хисе уяндыра: ул аны абзасы итдереб таный.

Ул вакытларда Рөстәм унике, Касыйм тугыз, Кәримә дә йиде яшьләре тирәсендә була. 

Шул килеш берничә еллар узыб китә – мирзаның балалары уйныйлар, укыйлар һәм көндән көн үсә баралар. Мөгаллимә Лиза ханым рояльдә уйнарга яхшы гына оста була. Ул Кәримә белән Фәридәгә музыкадан да дәрес бирә башлый. Кәримә музыкадан бик ул кадәр ләззәт ала алмаса да, Фәридә бөтен көче белән аңар бирелә. Кышкы озын төнләрдә упражненияләрне[11] тәкрар[12] итеб утыру да аңарда бетмәс-төкәнмәс нечкә хисләр уяндыра. Исхак мирзаның гаиләсе аңар никдер йомшак караса да, үзенең монда чит кеше икәнен белә, аңарда яңа гына тишелеб килә торган музыкага мәхәббәт аңар ата һәм ана мәхәббәте урынына тора. Ул бетмәс-төкәнмәс музыка бүлекләрендән үлгән анасының бишек янында көйләгән моңлы тавышын ишеткән төсле була. Шулай итә-итә ул музыкага көндән-көн җаны-тәне белән бирелә бара; рояль аңар дөньяда иң якын кешесе булыб күренә. Шундый вакытлар була: ул уйный-уйный да ирексез үксеб-үксеб җыларга башлый. Шул арада ишек ачылыб, залга әкрен генә Кәримә килеб керә. Ул, Фәридәнең җылаганын күреб, уйлаб-нитеб тормый, Фәридәне бик каты кочаклаб, үзе дә җыларга тотына. Бу вакыт аңар Фәридә кызганыч, [152 б.] чиксез кызганыч тоела; ул аны җуатыр өчен каршында газиз булган бөтен нәрсәсен бирерлек була...

III

Дим, җәй көнләрендә яшел үләнләр, төрле чәчәкләр белән томаланган болынларны җырыб, кичәләрдә ай яктысында җем-җем итеб ялтыраб ага да ага.

Кыш көнләре ул тип-тигез булыб ката. Җәй көнләре аның өстендә Исхак мирзаның балалары көймәдә йөриләр, күңел ачалар. Кызарыныб кояш батканда тал арасындан гына балык тоталар. Ә көз көнләрендә яңа гына каткан боз өстендә берсен-берсе куа-куа тимераякда йөриләр. Су алырга, һәм кер чайкарга килгән яшь киленләр дә аларга кызыгыб, киләнеб караб торалар.

Еллар берсе артындан берсе тигез генә уза. Рөстәм инде унбиш, Касыйм да уникегә чыга. Исхак мирза инде аларны нинди дә булса бер хөкүмәт мәктәбенә биреб укытырга һәм шул килеш алардан ватанга файдалы кешеләр йитешдерергә уйлый. Озак уйлашкан, дуст-иш белән киңәшкәндән соң, ул Рөстәмне: “бусы афицәрлекне бик үк яратыб йиткермәс, азрак йомшаграк” дип Казан гимназиясенә, Касыймны да, үткен һәм җитез булганга: “Бусындан бар да булыр, Ходай кушса” диб, Оренбург кадетский корпусына бирергә була. Көз йитүгә ул Рөстәм белән Касыймны алыб, иң әүвәл Казанга бара. Анда Рөстәмне кабул имтиханындан соң гимназиянең бишенче сыйныфына шәкерд итеп кабул итәләр. Карт мирза аңар аерылганда үзенең калтырана төшкән тавышы белән: Ярый углым, сау бул. Тырышыб укы, бабаларыңның кем булганын онытма. Алар шикелле ватанга файдалы кешеләр булырга тырыш, аларның мактаулы исемләренә кара китерерлек булма. Минем синдә өмидем зур... ди. Шундан соң ул Касыйм белән Оренбурга китә.

Башта Рөстәмгә гимназиядә, чит кешеләр арасында бик уңайсыз була. Ул кич белән башка ибдәшләре йоклаганда күз алдына матур Дим буен, андагы үзләренең өйләрен, Зөләйха абыстайны китерә. Аның бер генә минутка булса да өйдә буласы, аналары белән бергә җыелышыб иртәнге чәйне эчәсе, тәрәзәдән Дим өстендә күтәрелгән болыт шикелле томанга карыйсы килә. Ләкин инде аларның берсе дә мөмкин түгел: алар инде ерак...

Көнләр узган саен ул мәктәбкә ияләшә, дәресләрне яратыб укый башлый, һәм озак да үтми, гимназиянең юаш, әхлаклы, истигъдадлы[13] шәкердләрендән исәбләнә. Ул һаман да өйдәгеләрне ара-тирә сагыныб ала, ләкин аның турында ибдәшләренә сөйләргә яратмый. Хәер, аның шәкердләр арасында якын дусты булмый да. Ул үз галәмендә, үзенең кадерле уйлары белән ялгыз гына яши һәм бөтен нәрсәсен эчендә генә сакларга белә. Ибдәшләре дә, ни өчендер, аны ара-тирә: “Эстибдән[14] килгән Чингиз баласы” диб атыйлар. Рөстәм исә аның өчен аларга ачуланыб-нитеб тормый.

IV

Рөстәмләр укырга киткәндән соң Исхак мирзаның өе, нәрсә дә булса югалткан шикелле тын, күңелсез кала. Зөләйха абыстай угылларын икесен дә өзелеб сагына; кичләрдә намаздан соң озын итдереб, әллә нинди догалар укый, Аллаһдан сөекле балаларына тәүфикъ, бәхет, хәерле гомерләр, зур дәрәҗәләр тели; кергән хәерчеләргә дә: “Менә бусы Рөстәм пае[15], менә бусы Касыйм пае” ди, ди күб, күб кенә итдереб тәмле ашамлыклар бирә. Рөстәмләрдән берничә атналаб хат килми торган чакларда ул бигрәк дә тынычсызлана, көненә әллә ничә мәртәбә картына: “Әллә булмаса үзең барыб кайтасыңмы? Дөньяның эшен бер дә белер хәл юк: әллә ниләр булыб куяр...” ди. Исхак мирза исә аңар борын эчендән генә нәрсәдер җаваб бирә дә, җуан бармаклары белән тәрәзәгә, барабан какгандагы шикелле итеб бәрергә тотына; угылларындан хат килмәү аны ул чаклы борчымый, Зөләйха абыстай да аңар караб, эчендән мәгънәле генә итеб: “Ирләргә ни аларга?...” ди.

Кәримә белән Фәридә дә киткәнләрне сагыналар. Фәридә алар киткән көнне, атасы үлгән чагындагы шикелле, уңайсызлык, күңелендә әллә нинди бер авырлык хис итә. “Индедән соң янымызда аз сүзле, акыллы күзле, һәрвакыт мөгамәләле Рөстәм абый булмый бит...” дигән уй аңар никдер авыр тоела. Шуның артындан ук аның күз алдына Рөстәмнең яхшы яклары, аның һәрвакыт Фәридәне туганы шикелле күрүе, Касыймдан аны җәберләтдермәүләре, бер-бер тәмле нәрсәсе булса, аны авызындан өзеб үзе белән Кәримәгә бүлеб бирүләре, аның кайчагында бакчада ямьсезрәк тавыш белән [153 б.] борын эчендән генә әллә нинди бер моңлы көйне шыңшый-шыңшый уйланыб йөргәнләре килә. Ул тирән генә сулый да: “Инде Рөстәм абый юк, ул әллә кая еракда...” ди. Көнләр узган саен еракдагы Рөстәм аңа якын, кардәш, туган абзасы төсле якын тоела. Ул күб вакыт төшендә әллә нинди бер чит урманның зур агачлары арасында әкрен генә атлаб бара торган Рөстәмне күрә. Ул никдер ябыкган була. Ул башын түбән иеб үзе бара, үзе борын эчендән генә теге ямьсезрәк тавышы белән моңлы гына итеб шыңшый. Шул арада кайдандыр Фәридәнең анасы килеб чыга да, бер Фәридәгә, бер Рөстәмгә карый. Аның йөзе карт агачлар күләгәсендә бик ул чаклы ачык беленми. Беравыкдан[16] әллә нинди мәче башы ябалак тавышына охшаган бер тавыш ишетелеб киткән төсле була, Фәридә дә куркыб уяныб китә. Аның йөрәге өзелеб-өзелеб сызлана, тамак төбенә нәрсәдер килеб тыгыла... Аның күңелендә әллә нинди тойгылар, айлы кичәдәге күкдәге тучкыллы болытлар сыман әкрен генә тулкынланыб йөриләр. Шул арада аның янындагы Мәүли әби дә уяна: “Фәридә, бәбкәм, синме соң? Йокла бәбкәм, йокла” ди. Фәридә исә җаваб урынына аны кысыб-кысыб кочакларга, җыерчыклар белән томаланган битендән суырыб-суырыб үбәргә башлый: Мәүли әби, әнине күрдем, әнине, үлгән әнине! – ди. Мәүли әби исә, барын да күбдән аңгарган[17] шикелле итеб, башын гына ия. Шуның артындан ук Фәридә: Мәүли әбием, җаным, барыбер йоклаб булмый, бер әкият сөйләб йибәрче, ди.

Мәүли әби башда азрак кыстаткан була (ул аның һәрвакытдагы гадәте), аннары гына иске заманлар турындагы озын-озын әкиятләрен тәмле итдереб сөйләргә керешә, калмый анда әллә нинди шаһзадәләр, калмый анда тулган ай тик матур йөзле хан кызлары. Шаһзадә белән хан кызы берсен-берсе күреб үләрдәй булыб гашыйк булышалар. Ләкин алар бер-берсенә бик озак кавыша алмыйлар: әллә нинди кара көчләр аларның кавышуына манигъ[18] булалар. Шуңар күрә алар икесе дә, Сак белән Сок шикелле, бер-берендән аерым яшиләр, кичләрен бер-берсен сагыныб кан агызалар... Менә шулай төрле мәшәкатьләр күргән, газаблангандан соң ахырында болар кавышалар...

Фәридә әбинең һәрбер сүзен йотардай булыб тыңлый, хан кызы белән шаһзадә өчен ачына, аларны чиксез кызгана һәм соңындан аларның кавышканларын ишеткәч, чын күңелдән шадлана. Кәримә исә бу вакыт тәмле итдереб йоклый. Түгәрәкләнеб килә торган ай көлемсерәб тәрәзә аша бүлмәгә карый, идәнгә буй-буй зәнгәрсу яктыларын чәчә, ишек алдында сузыб-сузыб кына әтәчләр кычкырганы ишетелә. Фәридә дә әкиятнең татлы хыялы белән тәмле йокыга китә...

Иртә белән чәйгә кадәр ул Кәримә белән, Зөләйха абыстайның кушуы буенча, иртә намаз укыб ала; чәйдән соң Лиза ханымдан дәрес ала. Инде ул русчаны тәмам аңгара һәм дәресләрендән бушангач мадам Лизадан әдәби китаблар алыб укый. Хосусан, Пушкинның әсәрләре аңар охшый. Ул аның һәрбер нәрсәсен әллә ничәшәр кат укыб чыга. Төшләрендә ул “Бакчасарай фонтаны”да тасвир ителгән Гәрәй ханның хәрәме[19], анда тоткын булыб ята торган кара кашлы, матур күзле кызлар, аларның җырлары, кафказияле Заримә исемле кызның Гәрәй ханны өзелеб яратулары, ханның аны ташлаб Поляк падшасының кызы Мариягә гашыйк булулары; Заримәнең бер айлы кичдә, көнләшеб Марияне үтерүләре белән саташыб чыга. Ул рояльдә уйнарга көндән-көн остара. Аның кайгылы йөзе дә көндән-көн матурлана, кара күзләре дә көндән-көн кайгылы, көндән-көн мәгънәле карый баралар. Авыл халкы үзара: “Мирзаның Кәримәсе дә матур, ләкин Фәридә андан да бигрәк матур, андан да бигрәк сөйкемле” диләр.

V

Инде яз якынлаша. Кояш көндән-көн юкары күтәрелә, көндән-көн нурларын артдыра. Бөтен йир йөзен томалаган кар, актыкгы көнләрен сизгән шикелле, әллә нинди бер күңелсез төскә керә. Кыш актык көчен җыеб, куәтле яз белән тартышыб карый: кайсыбер кичләрдә тышда җил өрә, сибәләб яфрак-яфрак җүеш кар ява, ләкин инде булмый. Кыш үзе дә көчле язга каршы тора алмаячагын аңгара, шуңар күрә ул кискен ачы тавыш белән җылый, кыш урталарындагы шәүкәтен[20] исенә төшереб, актык көнләренең якынлашканын сизенеб җылый... Озак да [154 б.] үтми, аның кул астында булган карлар, үзләренең башчыларын ташлаб, дошман ягына авышкан гаскәрләр шикелле, кояшның якты нурлары астында көлә-көлә, әллә нинди музыка тавышына охшаган серле тавышлар чыгарыб, челтер-челтер алга чабалар, бер-берсенә кушылыб зур елгаларны тутыралар, болынларга җәеләләр. Алар инде бар да язга бирелгәннәр, алар инде язның матурлыгын мактаб бетерә алмыйлар, кыш көне вакытны залим кыш кулы астында әрәм үткәргәнләренә үзләре дә абдырыйлар.

Су буендагы урманлар: “Шулай кирәк, шулай!” дигән төсле аларга түбәнчелек белән башларын селкиләр. Инде йир йөзе яшел үләнләр, агачлар шул ук төсдәге яфраклар, болынлар да ал, сары, зәнгәр чәчәкләр белән бизәнә. Инде Дим дә тулкынлаб-тулкынлаб агуындан туктый: юаш кына, тын гына ага, дөньяга агач күләгәләре аркылы мөлаеманә көлә, әнә инде кошлар да кайтканлар: бар да үзләренең матур тавышлары белән матур язны, табигатьне өзелеб-өзелеб мактыйлар, бөтен мәхлукатьне[21] тормышка, шадлыкга өндиләр. Кояш югартын боларның бөтенесенә: “Әллә-лә, нишләтде абзаң!” дигән төсле көлеб карый.

Инде Рөстәм дә укудан кайта. Өйдә тагы шадлык, сөенеч башлана. Кәримәләр дә укудан туктыйлар. Рөстәм ярыйсы гына үскән була. Инде ул малайлар белән уйныйсы урында, күп вакыт бакчаның бер читенә генә барыб китаб укый һәм кайчагында укыган нәрсәләрен Кәримәләргә дә сөйли. Карт мирза ара-тирә чәй янларында аңардан укыган нәрсәләрен, гимназиядәге тормышны, андагы мөгаллимләрне, ашау-эчүләрне сорашдыра. Рөстәм аңар барсын да сөйли, карт исә: “Шулай диген, ә?” ди. Мондый вакытларда Зөләйха абыстай бер углына, бер картына карый, картының йөзендән Рөстәмдән риза булыб, булмаганлыгын аңгарурга[22] тырыша. 

Май ахырларында Исхак мирза Оренбурга барыб Касыймны да алыб кайта. Касыйм кайткач йорт бигрәк дә җанланыб китә, ул бөтенесе белән шаяра, кадетский корпусда өйрәнгән уенларын, әнгәмәләрен сеңелләренә күрсәтә, аларны көлдерә.

Ул җәй дә шулай шадлык эчендә тыныч кына уза. Көз йитүгә Рөстәм белән Касыйм тагы укырга китәләр һәм алдагы җәйне тагы авылда үткәрәләр. Өченче җәйдә авылга Касыйм гына кайта. Рөстәм исә, актыккы сыйныфка күчкәнгә “җәен дә укышдыргалармын” диб, Казандагы бер ерак кардәшләрендә кала. Фәридә инде ярыйсы гына үсә. Җәен Рөстәмнең өйдә булмавы аңар никдер бик авыр тоела; ул аны сагына, төшләрендә аның кара урманда ямьсезрәк тавыш белән борын эчендән генә шыңшып йөргәнен еш-еш кына күрә. Тагы кыш йитә. Рөстәм бу елны бик нык тырыша, төрле хыялларга күб бирелми. Яз көнләрне имтиханларны тәмам биреб бетергәч, ул авылына кайта. Бу вакыт инде ул унсигез яшенә йиткән, иренләренә йомшак кына кара төк чыга башлаган, тавышы да калыная төшкән була. Карт мирза белән Зөләйха абыстай гимназия бетереб кайткан угылларын күрүгә бик сөенәләр.

- Кара инде, безнең Рөстәм нинди үскән, нинди зур егет булган! – диләр. Зөләйха абыстай углының зур үсүенә сөенсә дә, аның кеше белән сөйләшергә яратмыйчы, ялгыз гына уйланыб йөрүен, артык сабырлы булуын бик үк охшатыб беткерми; карчыклар белән сөйләшкәндә: “Бигрәк дә артык сабыр, артык юаш шул инде... Әй, аның сабырлыгын азрак Касыймга биреб, Касыймның җитезлеген дә азрак моңар бирергә!” ди.

Рөстәмнең кайтуына Фәридә бөтенесендән дә артык сөенә. Ул чәй янларында аның ябык йөзенә, соры күзләренә, акыллы киң маңлаена[23], бакчада йөргәндә аның вәкарь белән атлаб баруларына караб туя алмый. Көндән-көн аның күңеленә Рөстәм икенче кеше, үлгән атасы белән анасындан да якын кеше, бер егет булыб урынлаша бара. Инде ул рояльдә уйнаганда Бетховенның моңлы көйләре белән үзенең Рөстәм турындагы уйлары арасында әллә нинди бер якынлык сизә. Шуңар күрә дә айлы кичләрдә тәрәзәне ачыб, рояль уйнауда үзенә бер төрле хозур, үзенә бер төрле сәмави[24] шадлык тоя башлый. Ул әле үзендә яңа гына уяна башлаган тойгыларны ни диб атарга да белми йөри; йокысыз үткәргән кичләрдә: “Миңа ни булды икән!...” диб абдырый, уйлана; тик өченче әтәч кычкырган, сызылыб таң аткан чакларда гына йокыга китә.

(Бетмәде)

С. Җәлал.

[155 б.]

Пумала баш Таҗи

(хикәя)

      Кыш көненең бер кечеатнасында[25] без уртача гына зыялы бер гаиләдә кунакка җыелган идек. Кунак дигәч дә чакырыб түгел; болай яңлыш очраб кына. Беләсез, кыш көне төнләр озын була; җал итим диб иртәрәк эшдән арынсаң, вакытны һич бер төрле уздырыб булмый. Билгеле, берәр йиргә, театрга, клубка барасың. Кечеатна көн булганлыкдан, ул көн татарча спектакль юк иде. Ул арада күбдән үземезнең агай-эне белән күрешкәнем юк иде. Шул сәбәбдән рус клубына бару да тугъры килеб бетмәде. Мин, тукта, боларга барыб кайтыйм, аларда атнакичләрдә җыелалар бугай, диб югарыда әйткән гаиләгә китдем. Барсам, чындан да мин анда бер биш-алты кеше танышларымны очратдым. Кичне ялгыз уздыруга караганда, биш-алты таныш янында уздыру, табигый, күңеллерәк булачагындан, мин шадланыб китдем.

Мин алгы бүлмәдә чишенгәч, бераз җылыныб алыр өчен күмере төшеб килә торган пич алдында җылынырга керешдем. Чөнки көн бик суык иде, шартлаб тора иде. Мин дә шул суыкда шактый йир җәяү килгәнлекдән туңган идем.

Алгы бүлмәнең яртылай ачык ишегендән тәмәке төтене томаны арасында берничә кешенең чыдамсызланыб мин керәсе ишекгә әйләнеб-әйләнеб караганлары күренә иде. Әйдә! Карый бирсенләр, мин аларның түземсезлекләренә буйсыныб, үземнең күчән кеби каткан кулымны кешенең май кеби җылы кулына бирергә тормый идем. Кеше миңа шундый салкын кул бирсә, үземнең саруым кайный. Ул туңган суык кулдан әллә нинди бер төрле үлем исе бәрелеб тора. Кул иясе салкын тәмугъдан чыгыб килгән кеше кеби [156 б.] күренә. Андан соң суык кыш көнендә җылы өйдә май кеби эреб утырганда тотдырылган боз кеби салкын кул туңдыра башлый, читәйтә. Шуңар күрә мин һәрвакыт, әгәр мөмкин булса, салкын кулымны җылытыб күрешергә тырышам.

Мин җылыныб азабланганга ахрысы чыдый алмадылар. Кемдер газаби тавыш белән: “Кем анда баядан бирле сукыр тычкан кеби маташа? Керсә керми, китсә китми!” диб, миңа комплимент әйтеб алды.

Кердем, күрешеб чыкдым. Ике яңа әфәнделәрне минем белән танышдырдылар. Берсен Ибраһим Фәйзи, икенчесен Рәхим Исхакый диб әйтделәр. Фамилияләренең Фәйзи, Исхакый булуы минем күңелгә: “Болар мөгаллимләр түгелме икән?” дигән фикер төшергән иде.

Чынлаб да, сөйләшә торгач болар мөгаллимләр булыб чыкдылар. Берсе Себернең бер өяз каласында мөгаллимлек итә, икенчесе безнең Казан мөгаллимләрендән берәү икән. Алар үзләре икесе дә Казан шәкердләре, яхшы гына мәдрәсә бетергәнләр, русча да укыганлар икән. Татар мөгаллимләре өчен шактый киң мәгълүматлы булыб чыкдылар. Алар миндә шундый тойгы калдырдылар һәм охшадылар. Мин гомумән мөгаллимләрне мөгаллим булганлыклары өчен яратам. Аларга карашым бик югары. Аларны мин үзләренең рәхәтләрен корбан итеб, үз халкымыз өчен тырышучылар... иң кирәк урында тырышучылар диб саныйм. Мөгаллимлек гали[26] бер хезмәт булганлыкдан, минем күңелемә бик якын тора. Язмышның әллә ничек килешсез кыланышы аркасында гына мин мөгаллим булмый калган кеше.

Монда сөйләб тормыйм инде, ничек булса булды, мин мөгаллим булмый калдым. Ул хезмәткә омтылуымның сагынмаклыгы булыб, мөгаллимләргә булган мәхәббәтем һәм ... оят булса да әйтим инде, көнчелегем калды. 

Әйе, мин алардан үзләренең шәхси эшләрен бер читкә куеб, язмышларын җиңеб, халык хезмәтенә керерлек көчле булганлыклары өчен көнләшәм...

Мин барыб кереб утыргач, белешләрем миндән: Һич күренмисең, син кайда югалдың? Өйгә барсаң, өеңдә юк. Башка йиргә барсаң, анда очрамыйсың, диб сораша башладылар. Мин салкын канлы кеше, аларның кызу сорауларына җаваб биреб бетерә алмый идем. Шул акрынлыгым өчен мин алардан һәрвакыт кар базы “алангә тишеге” кеби комплиментлар ала идем. Бүген дә шунсыз узмады. Менә алар үзара мин килгән чакда сөйли торган сүзләренә кире кайтдылар. Мин сүзнең мәүзугысын[27] белмәгәнлекдән, кунак өемнең хатыны Г. ханым белән сөйләшергә тотындым. Буйдак кешегә шундый гаилә эченә килеб кергәч, йорт башы ханымдан балаларын сорашыб чыгу, йорт эшенә гаид[28] мәсьәләләр кузгату бик кызык тоела. Мин дә Г. ханымга суыклыкдан зарланыб, әгәр бу ел һаман шулай торса, утынны бераз ашар, диб куйдым. Ул сүз аңар шактый гына урынлы төшде булырга кирәк. Ул элеб алыб: Башка ел булса ашаса да ярар иде әле. Бу ел бит утынның бәһасе ни хак?! Бер җомга көн мин кантурадан алганда кыйммәт була, йитмәсә чине китерәләр, әйдә караб керик, җүнле утын очрамасмы, диб Кәримне алыб базарга чыксам, бер сажень[29] чыгар-чыкмас ике йөк каен утынына 11 сум сорыйлар... Һич инде ул утын янына килер хәл юк. Җылысы якмас борын бәрелеб тора, диб сөйли башлады. Ул үзләренең пичләренең күблеген, аларның уңмаганлыгын һәммәсен сөйләб чыкды. Дүрт бүлмәле фатирга өч мичнең күблегенә мин дә канәгать итдем. Чөнки бер вакыт мәктәбдә план ясаганымыз хәтеремдә. Рәсем мөгаллиме “Ике бүлмәгә бер пичдән артык куймаңыз, мөмкин икән өч бүлмәгә берне йиткерергә тырышыңыз, юкса йорт хуҗасын бөлдерерсез” дигән иде. Без дә йорт хуҗасын бик аеый торгач, беремез 9 бүлмәле йортка ике генә мич ясаган иде бугай...

Г. ханым чындан йорт хатыны иде. Ул һәрвакыт йортның кирәкмәгән чыгышларындан зарлана, аларны кысарга тырышканын сөйли иде. Ул үзләренең ике кечкенә кызларына ишарәт итеб, “Тормышны кысудан бер дә оялырга ярамый. Минем карлыгачларымны очарга өйрәтәсем бар бит әле. 

Мин үзем дә фәкыйрьлекдән гимназиянең 3 нче сыйныфын бетерер-бетермәс кенә чыгарга мәҗбүр булдым. Юкса көнкүрешем иркен булса, мин дә Газизәләр кебек үк гали тәхсыйль[30] күргән булыр идем...” ди торган иде. Үзенең тән тормышын кысыб, җәнчеб булса да балаларына җан азыгы хәзерләргә торган бу ананы минем күңелем чындан үзем кеби буйдак пәриләрдән чиксез югары куя иде...

Шулай да утын, пич мәсьәләсе озынаеб [157 б.] китде. Үзләренең өч пичләре янына күрше-күләннең, белеш-танышның берәр дистә пичләре килеб кысылгач, 3 бүлмәгә пич ясаб өйрәнгән башым сыйдырмый башлады. Мин Ходадан сүземезнең икенчегә борылуын тели башладым. Үзем берәр мәртәбә сүз койрыгын икенчегә борырга теләсәм дә, булдыра алмадым, осталыгым йитмәде. Дөрестен әйткәндә, һәммә осталыгым әүвәлге мәүзугъга[31] сарыф ителгән булса кирәк, юкса ул кадәр урынлы төшмәс иде. Менә ярый, Аллага шөкер, самовар килде. Самоварның гөрләб кайнаб торган тавышы безнең салмак сөйләшеб утыруымызга яңа җырлый башлаган яшь егет тавышы кеби булыб килеб кысылды. Стакан, чынаяклар да шылтырый башладылар.

Г. ханым безгә чәй ясаб тарата башлады. Ашдан соң чәй эчмичә ятыб торганлыгымдан, шактый күнҗәлә[32] кибкән иде. Мин аңкавымны пешерә-пешерә кура җиләк кайнатмасы белән кайнар чәй эчә башладым. 

Өстәл янындагы минем белешләрем һәм ике мөгаллим үзләренең озын бәхәсләрендә дәвам итәләр иде. Бераз күнҗәлә чылана төшкәч, мин аларның сүзләренең мәүзугысын аңлый башладым. Алар хөр тәрбиянең ни нисбәтдә кирәк икәне, шул нисбәтне узгач, хөр тәрбиянең нинди җимеш бирүе хакында бәхәсләшәләр икән. Бундый төбле һәм тормышымызның чире булган мәсьәлә булгач, мин колак яфракларымны шәнкәйтебрәк тыңлый башладым. Сөйләшүчеләр педагогика белән яхшы ук таныш күренделәр. Күренделәр дим. Чөнки мин үзем тәрбия, укыту мәсьәләсендә бик өстдән йөзәм. Алар үзләренең сүзләренә көч итеб, рус һәм башка Яурупа галимләренең исемләрен китергәләгәч, мин боларның үзләренең мәсьәләләре берлән төбле үк таныш икәнләр, диб карар бирдем. 

Бәхәсчеләр һәрвакытдагы кеби төрлесе төрле фикерне куәтлиләр иде. Өй хуҗасы үзе укытуда, тәрбиядә бөтенләй иркенчелек тарафында иде. Ул “Юк, ул баланы артык кысарга ярамый... Артык гына кысарга ярамый түгел, бөтенләй кысарга ярамый.

Анда тик бары укуга мәхәббәт уйгатырга тырышырга кирәк. Мөгаллимнең бөтен вазыйфасы шул мәхәббәтне, шул ялкынны баланың күңелендә тудырырга тырышудан тора. Юкса аны кысыб, рәнҗетеб бернәрсә белдереб булмый. Булса да, ул белем яхшы белем булмый. Аңлау шул белемне хис итү булмый. Син аңар ни кадәр Франциянең ничә миллион халкы, ни кадәр йире, мөлкәте, нинди мәшһүр шәһәрләре барын бикләтеб белдереб чык, ул аны күңел куеб укымаса, имтихандан соң ук әүвәлге айны ук онытыб бетерә. Әгәр дә син андан җае килеб “Франциянең нинди шәһәрләре бар?” диб сорасаң, ул җаваб кына бирми түгел, ул сөальнең[33] бирелгәненә гаҗәбкә кала. Чөнки ул аны хәлфәсенең соравындан куркыб кына укыган. Аның ул нәрсәне беләсе дә килмәгән, ул шуның өчен аны белми дә”. 

Тәрбиядә бигрәк дә инде кысыб бернәрсә дә чыгарыб булмый. Бер эшдән артык тыйган саен яшь баланың аны эшлисе килә. Ул киреләнә, кәҗәләнә... Үз сүзен итәсе килә башлый. Әгәр инде эшләмәсә дә, синдән куркыб кына эшләми... Синең күзең күрмәгәндә ул синдән көлә-көлә, мыскыл итә-итә эшли. Аларның кайсыбер гаебләрен күрмәмешкә салынырга кирәк.

Ул гаеб гүя эшләнмәгән кеби булсын. Бер вакыт – баланың беркатлы ышанучан заманында аңар акрынлык белән аңлатырга тырышырга кирәк...” диб сөйли иде. Мин мәсьәлә белән тагы да кызыксына төшдем. Ләкин сөйләүче туктаб, суына төшкән чәен стакандан ашыгыб эчә башлады. Мин дә онытылган чәемне суынганлыкдан яңартдырыб алдым. Сөйләүченең Ибраһим исемле мөгаллимгә караб сөйләгәненә караганда, Таҗеддин әфәнде балалар өстендән бераз гына түгел, шактый каты контроль кую тарафдары булырга охшый иде. Чынлаб ук, бераз торгач:

– Юк ул, әфәндем, артык иркенгә куярга ярамый. Адәм баласында ялкаулык дигән бер тормышдан килгән сыйфат бар. Һәммәмез мөмкин булганда эшемезне эшләми калырга тартынмыймыз. Бигрәк дә тәрбиядә аңар һәрбер гаебнең өстендүк балага каты гына шелтә ясаб, аны оялтырга кирәк. Әгәр ул гына йитмәсә, җәза бирүдән дә тартынырга ярамый, диб сөйләшдергәләве аның төб кара[р]әтен аңлатды...

Йорт хуҗасы тагы сүзгә керешеб: Туктаңыз әле, әгәр дә миңа рөхсәт итсәңез, мин сезгә үз фикеремә дәлил булырлык бер вакыйга сөйләр идем. Минем бер яшьдән үк белеш шәригем[34], сабакдашым бар иде. Мин әле сезгә аның исемен әйтеб тормыйм. Аның артык кызыгы да юк. Тик аны яңгылышмас өчен [158 б.] үземнең хикәямдә “Т” дип атармын, мин “Т” берлән сабакдашы булганчы ук күбдән якын таныш... Хәтта бер төрле дуст да идек. Ул безнең күрше авылның мөәззин углы, мин дә мәгълүмеңез мулла углы булганлыгымдан, без бер-беремез белән катыша идек. Юкса авылда кем белән катышасың... Муллалар, мөәззинләр безнең авыл тормышында үз алдына бер төрле задәкянләр[35]. Муллалык, мөәззинлек күб вакыт нәселдән нәселгә килә торган булган. Шуның өчен булса кирәк, минем әнкәй мәрхүмә мине “мужикларча” булган бер эш өчен орышканда: “Син үзеңнең ата һәм ана ягындан йиде бабадан бирле мулла булыб килгәнеңне онытырга кирәк түгел... Син аларга иярмә, аларга ярый, алар мужиклар... Алар әле икенче атадан бирле генә муллалыкга килеб кысылдылар...” диб мине үзенчә бик оялтырга тырыша иде. 

Без якын-тирәдә “Т” белән икәвемез генә бер-беремезгә тиң кешеләр идек. Минем әткәй белән “Т”ның атасы да дустлар иде. Алар һәрвакыт диярлек берсе икенчесенең авылындан узганда бер-берсенә кереб чәй эчешәләр иде. Безгә мөәззин абзый килгәндә, ат башында билгеле “Т” була иде. Чөнки мөәззин абзыйның бер кулы чулак иде. Мөәззин абзый килгәч, минем әткәй белән икесе бакчада, я ак өйдә бал белән чәй эчәләр, без “Т” белән үземезнең сабакларымыз, әткәйләргә килгән гошерләр, фитраләр[36] тугрысында сөйләшкәли идек. Безнең бик яраткан мәүзугымыз[37] – үземезнең дәресләремез... Яңа төшкән китабларымыз иде. Без кайсы вакыт китаб ачыб бер-беремезне сынаб да ала идек. Без сабакны бер-беремездән калышмыерак тигез бара идек. Кайсыбер тырышыбрак укыган айларда бер биш-алты сабак алга китмәсәк, без һәрвакыт бер китабда, китабның бер урынында була идек. 

Безнең “Т” белән әшнәлегемез әткәйләргә дә охшый иде. Алар һәрвакыт диярлек чәй янында безне бераз тыңлатыб алгач: “Бу ике дустны Казанга, укырга йибәрергә кирәк” диб сөйләшәләр иде. Сүз арасында әйтеб китим әле: безнең чәйгә эләгүемез үз алдына бертөрле рәвешдә була иде. Бездә булса, әткәй чәй сыеклана башлагач: “Ә, кара әле, без балаларны бөтенләй онытканмыз, аларны чәйгә чакырырга кирәк” диб чыгыб, безне чакырыб керә иде. Кергәч, ул безгә Мәскәү күренә торган ише берәр чынаяк чәй ясаб бирә, шунда инде безне имтихан башлана, һичбер чәй имтихансыз үтми иде.

Менә шулай Казанга йибәрәсе иде, диб сөйләшә торгач, бер елны гадәтдәге шәһәргә шәкерд илтү белән безне Казанга төшереб, мәшһүр мәдрәсәләрнең берсенә бирделәр.

Менә инде шул елдан башлаб минем ибдәшемә бер газаб заманы башлана... Аңар чир иярә, үз алдына бер гаҗәб чир. Тән чире түгел, җан чире. Ул мәдрәсә шәкердләре арасында таралган “чәч йибәрү” модасына дучар була. Мәдрәсәдә ул вакыт чәч үсдерү, (акчасы булса) ш[т]иблет кию, тубыкдан озын чалбар кию, яшьрәк хәлфәләр арасында мыек кисмәү кеби бидгатьләр[38] тарала башлаган иде инде.

 Шулай да бу бидгатьләргә мәдрәсәнең олуглары бидгать итеб кырын күз белән карыйлар һәм аларны кулларында булган бөтен көч-куәтләрен сарыф итеб тамыры белән кортырга тырышалар иде. 

Менә минем “Т” дусткаем мәдрәсәдә бер-ике ай торгач ук модалана башлады. Ул үзенең кызгылт-сары сачен алдырмый башлады...

Мин башда игътибар да кылмаган идем. Бер көнне бер сабакда сыйныфка казый кереб шәкердләргә: “Шинбә көн мәдрәсәне хәзрәт бер кунагы белән караб йөрисе, чәчләреңезне алдырыб, тырнакларыңызны кисеб куеңыз. Кара ул Хөсәен, тырнакларыңызны, дуңгызныкы кеби. Йитмәсә асты тулы кер. Йөртмә, кис, мәҗнүн нәрсә! Әй, син, яңа шәкерд “Т”, чәчеңне алдыр, сиңа – яңа килгән кешегә бер дә килешми. Хәзрәт сораса ни әйтерсең?” диде. “Т” минем артда утырганлыкдан, мин аңар казый барда борылыб карарга кыймадым. Сабакдан чыкгач карасам, чынлаб да “Т”ның чәче әүвәлдә һич күрелмәгән рәвешдә озын үскән иде. Аның кызгылт чәч бөртекләренең очы кояш шәүләләре кеби ялтыраб тора башлаганлар иде. Мин аңар: “Т” дуст, чәчең йиткән икән. Алсак миндә пәке бар, дидем. Ул аңар каршы миңа көлеб: Мин әле чәчне алдырмыйм, йибәрәм, диде.

Ул чәч йибәргән шәкердләр миңа охшамыйлар иде. Мин аларга кырын күз белән карый идем. Авылдан килгән шәбкә, күрәсең, “тәүфикъ” нык булган. Болай да инде майланыб, такырланыб беткән кәләпүш астындан чыгыб торган йоршның матурлыгы бер дә юк иде.

(Бетмәде)

Ш. Алкин.

[159 б.]

Гакылсызлыкдан...

(нәсер)

      - Әйтче, әйт, миңа зинһар син дустым, ник болай моңланасың?...
      - Тиле булганга, гакылсыз булганга дустым!... Ник моңланаммы? 

Менә беләсеңме?... Зәнгәр күкләрнең бер очындан бер очына йөргән болытларны күргәнең бармы? Бер кояшның нурлары сибелеб, алар көмеш кеби ялтырый, нур сачә башлыйлар... Кабарыб, ялтыраб күкләрне бизәкләгәнләренә сокланыб туяр хәл юк!... Бер шул ук кояш югарыдан караб, аларның йөзләрен караңгылатыб йибәрә, куркыныч төс бирә... Шул болытларның мин өстләрен, нурлы өстләрен күрәсем килә... Шул болытлар кеби бер күз ачкысыз нур сачеб, бер караңгыланыб, куркыныч таратыб йөрисем килә... Шул болытлар кеби дөньяның бу көн бер читендә, иртәгә икенче тарафларында буласым килә...

Күрәсең бит, гакылсызлыкдан моңланам, дустым... 

Очкын кошлардан көнләшәм... Бөтен хәятлары – якты кояшлы көн... Иксез күкләрнең киңлекләре аларга берни түгел... Биек агачларның куе яшел яфраклары арасында алар төн үткәрәләр... Иртә белән моңлы, хисси җырлар җырлаб, кызарыб күкләргә җәелгән таңны каршылыйлар... Минем дә шулар кеби очкын буласым килә... Минем дә карчыга кеби күкләрнең иң биек йирләренә менеб, кечкенә калган йир өстен күрәсем килә... Кояшка якын буласым килә... Минем дә лачын кеби үткен буласым, аккош кеби батыр буласым килә... Минем дә сандугач тик җырчы буласым, җырларым берлә кешеләрнең йөрәкләрендә мәхәббәт утларын кабындырасым, җәйге төнләрдә кара урманларны моңландырасым, дәртсез йөрәкләрне дә дәртләндерәсем килә... Күрәсең бит: гакылсызлыкдан моңланам, дустым!...

Искән җил буласым килә... Искән җил булыб, киң сахраларда матур, чибәр чәчәкләрне, яшел үләнләрне тирбәтеб йөрисем, йоклаган кара урманларны уйгатасым килә... Шаулаган тулкын булыб, иңсез диңгез өстләрендә хөр булуыма, көчле булуыма [160 б.] ничек куанырга белми, биек таулар белән тиңләшердәй булыб, йөрәкләрне тетрәтеб, диңгезне юатасым килә, ярларга бәрелеб ташларны җимерәсем килә...

Бел инде: гакылсызлыкдан моңланам, дустым!... 

Йирнең эчләрен күрәсем килә... Дөньяның серләрен беләсем килә... Тәнемнең агырлыгындан котыласым килә... Җисемсез бер рух булыб, галәмне бер гизәсем килә... Айдан кояшка, йолдыздан йолдызга очасым килә... Ләкин болар берсе дә мөмкин түгел... Мин канатсыз оча алмыйм... Рухым тәнемдән, тәнем бу йирдән аерыла алмый... Менә шул хыялларым тик татлы хыял булганга, йөрәгем яныб да, уты тик ялгыз үземне генә яндырганга, көйдергәнгә моңланам мин...

Ышандыңмы инде? Гакылсызлыкдан моңланам мин, дустым!...

М. Хәнәфи.

Ул[39]

“Ул” кырларга китеб йөргәндә

Халыкның эше һаман бер төрле. Бер төрле түгел түгелен, һаман элеккечә: алар гаилә эчендә я даулашалар, я килешәләр. Алар шәехлыклар арасында да шулай ук иске хәлне дәвам итдерәләр. Аларның падишаһлары бөтенләй юк. Алар үзләренең падишаһлы вә даимән гаскәр тотучы чит халыклар тарафындан акрын-акрын изелеб килгәнләрен уйламыйлар. Алар гаммә Аллаһны үзләрендән бик ерак бер йирдә күрәләр. Халыкның хәле елдан ел таркаулана, елдан ел әхлаксызлана, елдан ел эрәтсезләнә.

Үскәч кияүгә бирергә булыр, диб хурланыб үз кызыңны үзең тереләй йиргә күмеб утыр, имеш. Балам үскәч ачыгыр диб дә аны тереләй күм, имеш. Ник ачыксын? Аллаһ юкмыни? Ул үләнләре үзе караб үсдермимени?

Халык надан шул, халык имансыз шул. Бу халыкнф тизрәк юлга салырга кирәк, болар җәһәннәмнең читенә басканлар, хәзер аяклары тайса яки аяк астлары чак гына йимерелсә җәһәннәмнең уртасына төшәләр бит...

“Аның” яше тәмам кырыкга йитә – “Кеше кырык яшендә ир уртасында була вә аның гакылы тәмам тулыб йитә”.

Халыкның бер кыйсме тирә якдагы кавемләрнең әхвале белә тәэсирләнә: “Тирә якдагы кавемләрнең китаблары бар, аларның пәйгамбәрләре булган – безнеке ник юк? Чит кавемләрнең китаблары бик авыр, алар аңлашылмый. Хосусан ул кавемләрнең китаблары үз тарихлары белә вә үз кайгылары белә вә үз шадлыклары белә тулы; безнең дә бит тарихымыз бар, кайгыларымыз бар, шадлыкларымыз бар; безгә ул чит кавемләрнең китаблары бик килешеб бетми дә бит, үземезнең китабымыз юк шул... Безнең нигә китабымыз юк соң? Безнең нигә пәгамбәремез булмаган?”.

Халык, үзләренә тәэсир йөртгән, Муса вә Гәйса кавемләренең әхвале белә чуалалар вә ләкин берсендә дә үзләренә муафикъ нәрсә табмый, һаман эзләнә, һаман берсендән берсенә күчәләр иде. Ләкин юк...

“Аның” түземлеге тәмам бетә. Ул инде бөтенләй карарсызлана. Чөнки болай тору белә халыкның әхвале һич бер төзәлми, көндән көнгә чуала гына бара.

“Ул” инде үләнләр, кошлар, йолдызлар, күкләр тирәсендә генә тормый. “Ул” инде Аллаһның үзе белә өлфәтләнә. Аллаһның хозур галиясенә улаша гына (бәлки аулаша гына) алмый вә Аллаһның хозур галиясендән аңа илче генә килми. 

“Ул” илче килергә тиеш. Бәлки ул илче килер дә иде, “Ул” әле хәзерләнмәгән. Илче килсә әлбәттә аш су китерәчәк түгел, илче килсә, Аллаһның боерыгын китерәчәк, илче килсә, Аллаһ исемендән “Аны” эшкә кушачак. Ләкин ул эшне ничек эшләргә кирәк, ничек төгәлләргә кирәк? Әйе, халыкны гына түгел, үзеңне дә төзәтергә кирәк: киемеңдә вә тәнеңдә пычрак вә ис булырга тиеш түгел – аны су белә пакьләмәк кирәк. Күңелдә дә яман ният булмаска тиеш. Аны Аллаһның үз исеме белә пакьләргә кирәк”. 

“Ул” киемен дә пакли, “Ул” күңелен дә пакли, “Ул” халкының хәлен ничек төзәтергә икәнен дә белә вә ләкин юкарыдан һаман йир белә күкнең арасын тутырган фәрештә килми.

“Ул” бик борчыла, юксына, сагына; бөтен эшләр билгеләнгән. Мәгәр теге Намус Әкбәр килми зарыкдыра...

[161 б.] Ничә мәртәбә күренә башлагандай була, килеб чыкгандай була, ләкин һаман юк.

Бер мөшкил[40] бар: әгәр ул илче укырга әйтсә?... Мин бит укый белмим. Әйе, мин укый белмим шул! Хәер, белмәсәм дә, була торган эш булыр: Аллаһның һәрнәрсәгә көче йитә, ул теләсә укуны да белдерер, кәгазьдән укытмаса күңелдән уктытыр. Каләм белә язалар, кәгазьгә караб укыйлар. Шулай итеб гыйлем өйрәнәләр. Әмма мин бу эшләрне белмим. Ятимлек!...

Бер көнне “Ул” олуг каенагасының өендә ашаб утыра иде. Шул чагында “Аңа” тәрәзә үтәли Зәедне күрсәтделәр вә ул Аллаһның исеме белә бугазланмаган хайван итен ашамый диделәр. 

Шундан соң “Ул” үзе дә Аллаһның исемендән башка бугазланган хайванның итен ашамаска вәгъдә кылды һәм шулай вәгъдәсен тотды да.

“Ул” гәрчә халыкның, исерек кеби, көне төне кирәксез эшләр белә вакыт уздырганын яратмаса да, аларның сугышларын ярата вә үзе дә сугышларга бара вә үзенең ул эшдә осталыгын күрсәтә иде.

“Аның” бигрәк дә сөйгәне, ярминкә чагында читдән килгән кешеләр белә утырышу вә аларның дини хәлләрен белешү вә пәйгамбәрләрен сорашу иде. Пәйгамбәрләр турысында аның белә сөйләшкән кешенең кайсы булса да Аллаһның гаделлеген, олуглыгын һәм Җәбраил үз хезмәтенә йөртүче икәнлеген сөйлиләр иде. Ләкин илчеләр сүзенә күб халыкның ышанмаганы яхуд ышаныб да карышканы сөйләнә вә бәгъзе илчеләрнең тәхкыйр кылынганы, кыйналганы хәтта үтерелгәне хикәят кылына иде.

“Аның” йөрәге шуу итеб китә вә үзенә илчелек килеб, халыкны Аллаһ юлына чакыра башлагач, халыкның карышуларын исенә төшереб борчыла башлый. Ләкин үзенең дә дәү агалары аның күңелен ныгыта, “Ул” үзенең кабиләсе эчендә үзенең дәдәсе тоткан урынга таяныб, теге йөрәкне куркыта торган вәсвәсәдән тиз үк чыга вә үзенең эшенә керешә иде.

“Аңа” хәзер бик күб эш бар: Аллаһның берлеген халкына аңлатырга вә аңа гына коллык итдерергә, һәр эшдә шул Аллаһга гына таянырга, җәһәннәмдән куркытырга, оҗмахны вәгъдә итәргә һәм...

Кеше белә – аның гакылы бар; кеше күрә – аның күзе бар; кеше ишетә – аның колагы бар... Ләкин кешенең ите, тәне бар, әмма Аллаһга ул нәрсәләр кирәкме...

Аллаһ билгеле. Аның нинди икәне дә билгеле. Аның ни теләгәне дә билгеле. Халыкга ни кирәк икәне дә билгеле. Әмма бер нәрсә юк – Җәбраил юк. Җәбраил барын бар ул – килми... Инде бит кырык яшькә дә йителде. Кырыклардан бер үтелсә, андан сун өмид итәргә дә урын юк...

“Ул” борчыла, “Ул” кешедән бизә. Хәтта Габдулланың да сирәгрәк күренңәнен ярата. Сөекле хатын да аны даимән көйләб вә юбатыб бетә алмый, ул тагы кырларга китә.

Инде айга, кояшка һәм йолдызларга караб “Ул” хәйран булмый. “Ул” инде Аллаһны белә: бер диб белә, бар диб белә, гаршеләрдән дә өстен вә ләкин үзенә якын диб белә.

Белә, ул якын. Тик Җәбраил кирәк.

Үзен ни кадәр хәзерләнмеш табса да, илчелекнең бик күб ягына җаваб бирсә дә, “Ул” үзендә бер уңайсызлык таба: укый белмәү... “Укый белмәгәч ничек булыр икән”.

Ләкин ул чагындагы укулар алыш бирешне язу өчен генә кирәк икәне, Җәбраил аркылы әмер килгәндә язуга хаҗәт төшмәслеге аны тагы юбата. Шулай булса да ул тагы вәсвәсәләнә: каләм бар бит, язуны каләм белә язалар, язылганны укыйлар, мин каләм белмим... юк, ул ошбу мәсьәләдә бик күб уйлана: дөрест, каләм вә язу белмичә шәех булырга мөмкин, бик күб халыкларга хөкем йөртергә дә мөмкин. Әмма илче булырга...

“Ул” илчеләрне вә илчелеге ишетелгән кешеләрне уйлаб карый. Ләкин аларның эчендә каләмсез вә язусыз кешенең барлыгы бер дә исенә төшми.

Гәрчә “Ул” үзе каләм белмәсә дә, Аллаһ инсанның белмәгәнен каләм аркылы белдерә торган булса да, илчеләр эчендә сәвадсыз[41] вә язусыз кешеләрнең барлыгы аерымачык мәгълүм түгел исә дә, “Аны” илчелек һәвәсендән[42] туктатырга вә кайтаруга мөмкин түгел.

Ничек итеб ул һәвәсендән кайтсын? Һәвәсендән кайткач ни эшләргә? Ул каләм вә язу белмәсә, халкының әхвален белә, халкының иҗтимагый вә сәяси хәлләрдә начарланганын белә; ул фәүкылгадә[43] яратган кеше аның язу вә каләм белмәгәненә игътибар итмиче, аны ахырзаман илчесе булыр диделәр.

“Ул” яратылышда да, нәсәбдә дә аңлауда да андый каләмләрдән вә язулардан күб өстен. Аллаһ бит ул һәрнәрсәгә кадир; каләмсезне илче итәргә аның көче йитмәсмени? “Ул”, әлбәттә, каләмләрдән вә каләм аркылы өйрәнүләрдән өстен, ләкин шулай да үзе каләм белми...

[162 б.] “Аның” дәдәләре, “Аның” каенагалары, “Аның” дустлары вә “Аның” хатыны аңардан бер нәрсә көтәләр, тугрысы аңардан гына түгел, Аллаһыдан көтәләр. Ләкин бу эш аларның үз ирекләрендә түгел, бу эш Аллаһының үз иркендә. Шуның өчен көтелә торган илчелекне рәвеше һәм вакыты беркем тарафындан да билгеләнми.

“Ул” үзе түземсезлек мәртәбәсенә йитеб, Аллаһыдан үзенең теләген сорый, ул кичә кичә-көндез Аллаһыны исендән чыгармый, ничек исендән чыгарсын? Аңар бит Аллаһы гына, тик Аллаһы гына ул илчелекне бирә алачак...

Халыкның дөрест гакыйдәгә, төзек гамәлгә, сәяси берлек вә кувәткә, ниһаять, җанын җәһәннәмдән коткарырга ихтыяҗы каты икәнен “Ул” инде шиксез вә шөбһәсез белде. Һәм бу халыкны ничек итеб вә кай юл белә төзәтергә тиешлеген дә “Ул” белә. Бу эш үзенә тиеш. Әлбәттә “Аның” үзенә генә тиеш икәненә “Ул” чын күңеле белән мөэмин. Бәс...

“Ул” инде халкы белә вә халкының нигә мохтаҗ икәнен тикшерү белә үзенең эшен бетерде: халык илчегә мохтаҗ. Халык үзен дөнья вә ахирәтнең һәлакятендән коткаручыга мохтаҗ. Халык “Аның” илчелегенә мохтаҗ; менә шуның өчен “Ул” тагы бер мәртәбә – актык мәртәбә кырларга, шәһәрнең ялангач таулары арасына китә; бу дәфгасендә инде “Ул” йә илче булыб кайтырга яхуд бөтенләй кайтмаска: бер яр башындан үзен түбәнгә ташлаб, бу авырлыкдан коткарырга китә... Әйе, икенең берсене...

Аның хатыны ни кадәр сабырлыклы вә ни кадәр тәҗрибәле булса да, сөекле иренең соңгы көнләрдәге борчылуына үзе дә борчыла башлады.

Ирен тау араларына озатканда аның йөзендә тәэсир гәламәте бар иде. Иренә бер нәрсә әйтергә тели. Ирендән бер нәрсә сорашырга тели, “Аңа” берәр төрле киңәш бирергә тели, ләкин базмый. Бу зәминдә сүз кузгатыб, аның күңелен кузгатырга вә аның гасабларын тибрәтергә батырлык итми иде. 

“Ул” гадәте буенча акрынлык белә, сөкүт эчендә кырларга, таулар араларына хәзерләнде. Азык вә суын күб алмады. Чөнки “Ул” хәзер дә ашау-эчүендән калу мәртәбәсендә үзенең һәвәс[44] вә өмиденә җиңелгән иде.

Габдулла дусты гәрчә “Аны” күзәтеб торса да, гәрчә ул да “Аның” үзе кадәр үк илчелекне теләсә дә, эш озакга киткәнгә вә кайчан киләсе мәгълүм булмаганга, беркадәр читдәрәк торырга мәҗбүрият күрә иде. 

“Ул” китде, кырларга китде; теге үзенең риязаты башланган йирләргә, “Аны” күк белә вә күкнең иясе белә танышдырган йирләргә, ялангач таулар арасына китде.

“Ул” инде кояш вә айга караб гаҗәбләнми, үлән вә кортларның гаҗәеб сер вә хилкатьләре[45] белән күб уграшмый башлады. Чөнки ул эшләр инде карарлашдырылган, өз[л]екле рәвешдә шулай күңелгә урнашдырылыб куелган иде.

Хәзер инде Аллаһ аның калебендә, юк, Аллаһ аның калебендә түгел, Аллаһ тышда вә читдә, Аллаһ үзенә бер урында мәүҗуд. Юк, урында да түгел – Ул тик мәүҗуд – тик ул читдә мәүҗуд булган Аллаһының яды гына аның күңелендә иде... Әнә шул күңелендә Аллаһының тышда мәүҗуд булганы үзенең намус әкбәре, үзенең Җәбраиле аркылы үзенең илчелеген йибәрергә тиеш иде. 

“Ул” тауларда берничә көн йөреб, арыб-талыб вә йокысын калдырыб, ләкин үзе бу эшләрнең барчасындан хәбәрсез булыб йөрде. Аңа әхвале фәүкыльгадә авыр, әхвале авыр булган саен аның рухы яна, рухы янган саен ул рух, Аллаһының нуры белән тоташа иде. Фәкать Аллаһының нуры белән сөйләшер хәл юк, аның теле юк, сөйләшер өчен әлеге Җәбарилгә ихтыяҗ бар иде, ки ул аңа киләчәк,, озакламый киләчәк...

“Ул” килә иде. Җәбарил килер алдындан “Ул” чак гына калыгыб киткән иде.

Җәбраил канатларын җәйгән, килә; аның канатлары белән йир вә күкнең арасы тулган, ул оча... Тик “Ул” уяу түгел – көтә-көтә калыгыб киткән. Ләкин күңеле, рухы, бөтен  вөҗүде Җәбарилне көтә иде.

Җәбраил бит күзгә түгел, күңелгә килә иде. Җәбраилнең күз белән ни эше булсын: ул рух... Рухны күз белән күреб буламыни?...

Дәкыйка[46] якынлаша!,

“Ул” тик чак калгыган гына,

Аның күңеле хазир[47]!

Җәбраил дә якынлаган!

Әнә ул!

Әнә ул!...

Юк, бу ләхзаны[48] минем каләмем яза алмый!...

(Бетде)

Чыгтай

[163 б.]

Ялкаулык вә аны дәва итү.

(французчадан)


Мөтәрҗимдән[49].

Ялкаулык гаять мәзмум бер эшдер. Ялкаулык хакында кирәк бездә вә кирәк башка халыкларда бик тугры мәкальләр бар. Мәсәлән, “Ялкаулык – фәкыйрьлекнең анасы”... вә иля ахриһи[50] кеби мәкальләр ялкаулыкны безгә бик ачык, дөрест тәгъриф кылалар[51]. Ләкин күб кеше, хосусан без мөселманлар, бу мәкальләргә дикъкать күзе илә карамыймыз. Ялкау кеше гомуми тормыш эчендә умартадагы соры корт кабилендән[52] файдасыз бер корт, хәят гомумиянең[53] әгъзасына ябышкан зарарлы микроб кеби бер хәшәрәдер. Ялкау кешегә халык мәрхәмәт күзе илә түгел, һәрвакыт нәфрәт күзе илә карыйдыр. Ялкаулык, безнең тәәссефемезгә каршы, мөселманларда, дөньяның бөтен мөселманларында һәрнәрсәдән элек күзгә күренә торган хәлләрдәндер. Бу көн бу ялкаулыгымызның вә аның нәтиҗәсе булган наданлыгымызның йимешләрен күземез илә күреб торамыз. Ялкаулык аркасында никадәр мәмләкәтләр кулдан китде, никадәр дәүләтләр йимерелде!...

Ялкаулык гомумән бәни адәмнең[54] вә бил-хасса[55] безнең мөселманларның башына фәлякәт[56] булган бер куркыныч авырудыр. Хәтта француз голямасындан[57] мәшһүр Флорий да ялкаулыкны бер авыру диб дәгъвә кыла вә үзенең гүзәл бер китабында бу авырудан котылырга юллар күрсәтәдер. Флорий: ялкау кеше зәгыйф ихтыярлы була, бинаән галәйһи[58] зәгыйф ихтыярлы кеше ялкау була, диб бер кыяс[59] китерә. Мөхтәрәм Флорийнең бу кыяс мантыйкыйсы[60], әлбәттә, ялкаулыкны бер авыру диб ышанган кешеләр өчен гүзәл бер тәслиядер[61]

Вакыйган бәгъзән[62] шактый зур гакыл вә истигъдад[63] ияләренең һич бер эш эшләмичә, хәят гомумиягә катышмыйча бер ноктадан үтә алмаганлыклары күрелә. Бундый кешеләр гакыл вә фикерләре илә һәм үзләре һәм дә башкалары файдаланырга тиеш иде. Ләкин, ни өчендер, бунлар хәят гомумиягә иштиракь[64] итмичә, ялкауланыб, читдән караб тору илә генә кифаяләнәләр[65]. Без бу адәмләргә “ялкау” димез. Ләкин доктор Флорий ялкау түгел, “авыру” ди. Вә бу авыру адәмләрне дәва итү хакында ошбу китабында үзенең фикерен, тәҗрибәсен һәм идеясен тәкъдим кыладыр. 

Дөньямыз баш әйләндерерлек дәрәҗәдә тизлек илә әйләнә, тормыш өчен көрәш елдан ел, нәселдән нәселгә читенләшә вә агырлаша бара; иң садә тормыш өчен кеше тән вә җанының бөтен кувәтен сарыф итәргә мәҗбүр буладыр. Болай булгач “бөтен фәкыйрьлекнең анасы” булган ялкаулыкдан, әлбәттә качарга вә андан котылырга чаралар эзләргә тиеш буладыр. Ошбу китаб шул чараларны безгә күрсәтү вә аңлату өчен тәэлиф ителмешдер[66]. Без дә шул максад илә, бәлки берәр файдасы тияр өмиде илә тәрҗемә итеб, укучыларымызга тәкъдим кыламыз.

I

Ялкаулыкка фәнне тыйбның нәзары[67]

Мин һәрвакыт ялкау дип аталган зәгыйф ихтыярлы кешеләрне дикъкать илә тикшереб киләм. Буның сәбәбе исә, үзем дә шунлар җөмләсенә кереб калуымдан курыкканлыгымдандыр. Бундый салпы, авыру вә һичнәрсәдән ләззәт алмый торган кешеләрне ялгыз әдәбият гыйлемендә генә түгел, бәлки һәр адымда, һәр сыйныф халык арасында очратырга мөмкин. Безнең арамызда бер мәктәбледән башлаб бер министрга кадәр, киләчәкдә үзендән бик күб төрле эшләр өмид ителгән гаять мөстәгыйдь[68] вә тырыш, һәр эшкә һәвәскяр бик күб кешеләрне күрәмез ки, бунлар йә кинәт башка бер тарафка авышыб ярты юлда калалар, яхуд[69] үзләрен вә мәгълүматларын ничек истигъмаль кылырга[70]  белмичә, гаҗизлекдә абдыраб калалар. Бундый кешеләрне күреб, инсанның бәхетсезлегенә иң суык кан белән караучылар да анларны бәхетсезләр җөмләсенә кертеб утыртудан элек: “Һай, нинди кызганыч!” диюдән үзләрен тыя алмыйлар. Бундый гаҗиз калган вә һәлак булырга якынлашкан кешеләрне күргәч: “Гаҗәбә[71], гакыллы вә кабилиятле бер кеше була торыб, ничек бу дәрәҗәгә калды икән? Бу бичараның юл күрсәтүче бер якыны, мәсълихәт[72] бирүче бер дусты булмадымы икәнни?” дигән ихтыярсыз бер сөаль[73] киләдер. Хәлбуки, кешенең [164 б.] бөйлә мәгънәви кувәт вә ихтыярының китүенә каршы торачак вә рухани арганлыкны дәва итәчәк чаралар хакында һич беремезнең уйлаб да караганымыз юк. Бу мәсьәлә шул кадәр әһәммият гомумияне хаиздер ки, мин бонда аны хәл итү вә заманының икътизасына күрә бездән соң киләчәк доктор вә философларның бу тугрыда мәсьүлиятләре хакында фикеремне бәян итмәкче булам. Фил-вакыйг кешенең агсаб җиһазыны (Нервн. система)[74] әсаслы рәвешдә дәва итүне өйрәнгән мөтәхассас галимләр, рух авыруыны хәзерге кеби нәзарый бер тәгъриф илә канәгатьләнмәсләр, бәлки аны дәваларга һәм гади докторларның йөрәк вә үпкә кеби әгъзаларны дәвалау өчен тәгайен кылынган даруларны истигъмал итдекләре кеби, ул мөтәхассаслар да рух авыруына башка төрле чаралар кәшеф итәрләр.

Минем фикеремчә, бу хакда иң беренче мәсьәлә: кешеләрне бик артык кайгырудан, бик арганчы эшләүдән тыелырга өйрәтергә кирәк. Әгәр шуңар муафикъ булынса, бу тугрыда берничә адымлар алга кителгән булыр иде. Минем бу язачак китабымда төрле коры кагыйдәләр, әҗрасы читен төрле тәгълимат юк. Шуны да яхшы белергә кирәк ки, үзенең арзу вә таләбләрендә могътәдил булган вә бу тугрыда мәгълүм даирәдән чыкмаган һәрбер кеше өчен төрле әүһам вә хыялатка бирелергә тиеш түгел, бәлки аның һәрбер хәрәкәти гамәле булырга тиешледер.

Менә бу кагыйдәне тормышда әсас итеб тотарга кирәк. Бу кагыйдәдә төрле мөкаддимәләр, тәнбиһләр юк. Шул кадәр ки, аның вазифасы бу вадидәге кәшфият вә тәхриятен киләчәк мөтәхассасларга языб калдыру вә заманымыздагы дәрәҗәи мәгълүматны ачык бер тәртибкә китерүдер. Ләкин шулай да булса аның беренче әмәле ошбу мәсьәләгә, ягъни мәүзугы бәхәс булган ялкаулык тугрысында дикъкатен сарыф итү вә ялкаулыкга мөбтәля булган кешене мәгълүм бер максадка илтү булырга тиешдер. Бу хосусда тыйбның мәсьүлияте шәхси вә аның беренче шарты “авыру”ның башкаларның яде тәрбиясенә үзене тәслим итүедер.

Әгәр авыру яшь булса, аның тәрбиячеләре вә юл күрсәтүчеләре ата-анасы яки мәктәб идарәсе булырга мөмкин. Әмма ялкаулык сәбәбле эш эшләүдән гаҗиз калган олуглар өчен бу хасталыкдан коткару максады белән язылган “Ихтыярны тәрбия итү”, “Тормышның сәгадәте” кеби яхшы вә гүзәл әсәрләрне генә уку йитми, бәлки рух авыруының мөтахассыйсына мөрәҗәгать кылырга кирәк. Тәки бу мөтахассас аңар дару илә генә түгел, бигрәк вәгазь вә нәсыйхәте илә ярдәм итсен. Һәм дә, һич сәбәбсез, тәлкыйнате авыруга дарудан артык тәэсир итәчәкдер. Бу хәлдә ялкау “авыру” илә аны идарә итүче кувәтле ихтыярлы мөрәбби арасында даими сурәтдә мөҗадиләнең укугы табигыйдер. Гасаби авыруларны карый торган тәҗрибәле доктор (Невропотологъ)[75] шул ук вакытда рух хасталыгында мөтахассас булырга тиеш. Чөнки әгъсаб авыруы дәмагның гайре табигый хәрәкәтендән башка бер шәй түгелдер. Тәҗрибәле психологлардан сарыф назар (яки: сарфы назар), хәтта бәгъзе бер гади докторлар да, үзләренең хәбәре булмыйчы торыб, кайбер авыруларны иттифакый уларак дәва итеб терелдертәләр. Хәтта минем үземә мәслихәт (?) өчен мөрәҗәгать иткән буның кеби берничә авыруларны дәвалаб терелткәнем бар. Күб вакытда ялкаулыкны мөәдди булган башка бер сәбәбләр дә буладыр ки, бу сәбәбләр исә докторга мөрәҗәгать кылуны лязем кылалар. Мәсәлән, күб ялкау кешеләр, икенче тәгъбир илә әйткәндә, зәгыйфь ихтыярлы кешеләр шул ук вакытда гасабый авырудан вә ашказанының киңәюе кеби гади хасталыклардан докторга күренәләр ки, яхшы дәва кылганда 2-3 айда тәмам терелеб, шул ук дарулар илә дәва иткәндә анларда “зәгыйфь ихтыярлылык”дан әсәр дә калмыйдыр. 

Үзе сау әмма ялкау кешеләр хакында бәхет вә сәгадәтне ялкаулыкда гына табкан кешеләр хакында мин бонда сүз дә ачмыйм. Андый кешеләрнең ялкау хәлендә калулары матлубдыр. Чөнки бөтен кеше бертиңез дәрәҗәдә эшлекле вә гайрәтле булса иде, тормыш өчен көрәшнең әһәммияте дә калмас иде.

Янә шуны да белергә кирәк: андый җанлар затән дәваны да кабил түгелдер. Чөнки аларда үкенү хисе булмый. Бәнаэ галәйһи дәва итүгә лөзүмле бер эш диб карамыйлар. Ләкин бондый кешеләрдән башка янә бик күб кешеләр бар ки, бонлар чындан да үзләренең ихтыярсызлыкларындан ни кадәр газаблар чигәләр! 

Мәсәлән бер кеше үзенең мәктүбендә миңа ошбу сүзләрне язадыр: “Мин бер эшне һичбер вакытда ахырына кадәр эшләб бетерә алганым юк. Бер эшкә башлагач да, мине дәр-халь бер сабырсызлык чолгаб ала, тизрәк максадка ирешәсем килә. Хәлбуки боның өчен сабыр вә даими иҗтиһад кирәк. Минем исә һичбер вакытда да, һичбер нәрсәне тәмам итәргә көчем йитмидер. Бер вакытны мин шәһәр читендә кырда йөргәндә кызыл кирпечдән ак ташдан [165 б.] яңа гына эшләнә башлаган гаять матур 3-4 йорт күрдем. Ике-өч елдан бирле бу йортларның түбәләре ябылмыйчы, идәнләре җәелмиче, тәрәзәләре кара чокыр булыб коры стеналары гына тора. Шушы эшләнеб бетмәгән йортларның манзарасы фәүкыльгадә эчемне пошырадыр. Менә мин дә шул кырда эшләнеб бетмәгән йортлар шикелле” ди.

 Бондый кешеләр мәрхәмәткә лаек һәм анларны, шөбһәсез, коткарырга мөмкин булыр иде. Бонлар үзләренең бәхетсезлекләренең сәбәбләрен игътираф итәләр һәм камил итагать илә ярдәм сорыйлар.

Минем монда бәян итәчәк хифзыс-сыйххә кагыйдәләрем, мөтахассас докторларның нәсыйхәтләрен тотканда гына әһәммиятне хаиз була алалар. Аның биргән мәслихәтләре рухани бер тәэсир бирә алмасалар да, ләкин һәрхәлдә бер пасторның я бер мулланың вәгазендән мөрәҗҗәх булырга тиеш.

Кирәк христиан вә кирәк ислам диненең тәгълимате тәнгә риязәт, җанга сабыр вә тәхәммел тәүсыя кылудан гыйбарәтдер. Ягъни аныңча таза, сәламәт җанлы кешеләргә караганда зәгыйфь вә мескен кешеләрне хәзерләү матлубдыр. Әмма без үземезне тормыш юлында көрәшергә көчләргә, үземезнең куввәт вә һәвасымызны артдырыб, вөҗүдемезне юкга сарыф итмәскә, дөньяда торыр вә теләкләремезне булдырыр өчен һәртөрле чараларга мөрәҗәгать итәргә үземезне мәҗбүр итәргә тиешмез. Юкса без, киләчәк көнләрнең берендә, бездән тагы нык, бездән тагы гакыллы вә дәраятле бер халык тарафындан йотылыб югалуымыз ихтималдыр. 

Киләчәкдә, кайчандыр булса бер көн шундый эшлекле бер доктор – вагыйзь мәйданга чыкса, әгәр ул кешенең халәт рухиясен яхшы аңласа, шөбһәсез, ул рух авыруына мөбтәля бик күб кешеләрне һәлакәтдән коткарыб, һәрбер адәмдә табигый булган мәгънәви кувәт вә ихтыярының артуына, көч вә ихтыярын югалткан бичараларның тәкрар тугры юлга кайтуларына сәбәб булыр иде.

(Бетмәде)

Г.Кәрәм

Тәрҗемә бабында тәҗрибәләр[76]

(“Әл-Мансур” мөнәсәбәте белән)

Түбәндә күрсәтелгән бәгъзе бер мисаллар, мәхәл истишһадләрне, югары әйтеб узганча, Миллер тәрҗемәсенә иснад итәм. Тагы Сәгыйд әфәнденең табигый булган шигърият косурларына әһәммият бирми, бары саф, бозылырга тиеш булмаган Һейне язган “Әл-Мансур”га[77] читдән килеп кысылган фәлсәфәләргә игътибар итеб кенә барам. Ихтимал, Миллер үзе дә күб урынын алмашдырган диб әйтүчеләр булыр. Әгәр дә алар сүзләрендә хаклы булсалар, әлбәттә, Миллер да яхшы эш эшләмәгән була. Иң башда асылга аз гына якын муаффәкыятле тәрҗемәләрдән хисабланган мисрагларны чагышдыру муафикъ булыр төсле: Һейне берничә генә юл шигырь белән испаниялеләр белән гарәбләр арасындагы мөнәсәбәтне, беренчеләрнең соңгыларга дошманлыкларын шагыйранә тасвир итә; мескен гарәбләргә һәркем дошман, һәр нәрсә аларның шаэнен югалтуга ярдәм итә, шул юлда испаниялеләргә кош-корт да үзенең хезмәтен тәкдим итә: “Менә бабаларымның изге аяклары табтаган келәмнең матур ефәкләрен көя кисә, әйтерсең көяләр дә испаниялеләрнең дустлары!” мәфһүмендәге

Вот тотъ коверъ роскошный, гдъ ходили

Священные стопы моихъ отцовъ!

Но точитъ червь шелковые цвъеты,

Какъ-будто бы они друзья испанцевъ

Менә Сәгыйд әфәнденең тәрҗемәсе:

Бу менә изге бабайлар табтаган хәтфә палас

Мескенем, кискән көя, беткән нәфис рәсемең синең

Вәхши мөшрикләр агызган төсле мәгърүрләр канын,

Тырышалар кортлар да бетерергә мөселманлар данын.

[166 б.] Күрәсез, асыл белән тәрҗемәне чагышдырыб карау белән гомуми тәэсир бер төслерәк кала; уйлабрак, шигъриятләрен, тәшбиһләрен тәхлил кыла башласак, асыл белән тәрҗемә арасында сизелерлек аермалар туа. Һейне: “Әйтерсең көяләр дә испаниялеләрнең дустлары” дигән матур һәм тирән мәгънәле тәшбиясен (тәшбиһесен) Сәгыйд әфәнде миллиләшдерү өчен булырга кирәк: “Вәхши мөшрикләр агызган төсле мәгърүрләр канын, / Тырышалар кортлар да бетерергә мөселманлар данын”.

Һәркемгә мәгълүм “вәхши мөшрик” дигән сүзнең астында никадәр дорфалыклар бар. Һейне бер вакыт испанияле дип әйтәсе урынга “вәхши мөшрик” диб әйтә алмас иде. Тагы укыб чыгу белән әллә нинди фәлсәфә исе килә. Бу шулай иң муәффәкыятьле тәрҗемәдә дә миллиләшдерүдән котолыб булмый. 

Түбәнрәк: “Менә бу мәһабәт түбәне терәгән иске, ышанычлы, мәһабәт баганаларга яшь чагымда сөялеб торган идем. Аһ, безнең хөкүмәт ирләре дә бу нык баганалар кеби Әл-хәмраэ сараендагы тәхетне терәсәләр иде” мәфһүмендәге

Вот древнiе, надежные столбы,

Сихъ гордыхъ сводовъ гордые подпоры,

Къ которымъ я ребенкомъ прислонялся.

О, если-бъ наши Гомлесы, Ганзулы,

Абенираги и зегридовъ строй,

Такъ тверды бы, какъ этот рядъ столбовъ,

Монаршiй тронъ въ Алгамбрь подпирали!

тәрҗемәсе:

Бу баганалар! Аларга күб сөялдем яшь вакыт

Шундый нык булсак иде без дә – бабайларның таҗын

Кайда ул мөшрик башында таблатыб писләтеб тоту,

Кайда ул “Әл-Хәмраэ”не алачак кяфердән табтату.

Без изелдек, без югалдык, ник? Юашлык аркылы

Без тузылдык, һәммә гайрәт булмады безгә тату!

Югарыгы Миллер мисрагъларындан күренә: “Хөкүмәт ирләренең тәртибе йомшак булган, алар баганалар төсле сафланыб тормаганлар. Әгәр дә хөкүмәт ирләре дә көчле, таза булсалар, Әл-Хәмраэ сараенда тәхет дә бу көнгә кадәр сакланыр иде”.

Һейне әйтергә теләгән фәлсәфә дә шул кадәр генә. Инде килик тәрҗемәгә: асыл белән тәрҗемә арасында “баганага сөялдем” кеби җөзьи сүзләрдән башка мәфһүмендә, рухында һәм сүз барышында бертөрле дә охшаш юк. Беренче мөшрикләр (испаниялеләр) Андәлес гарәбләренең ахыргы хөкүмәтен сугышыб алган Фирдинанд белән Изабелла гарәб таҗларын кимәделәр, бәлки үзләренең элекдәге таҗларын киеб хөкүмәтне идарә итделәр. Тагы бер төрле мантыйксызлык! Мөселман хакименең таҗы Фирдинанд башында таблана писләнә, имеш. Киресенчә, хөкүмәт мөселманларныкы булыб, хаким генә Фирдинанд булыб калыр иде. Лютеран болгар царе Фирдинанд, православия динендәге болгар халкына бу көндә дә бөтен Болгария царе булыб тора! 

Икенче Андәлес хөкүмәтләренең югалуы, изелүе, Сәгыйд әфәнде тәрҗемәсенчә, гарәбләрнең гайрәтсезлегендән, юашлыгындан килгән. Моны инде мин бертөрле әйтеб дә тәгъриф кыла белмим: Андәлес гарәбләренең гайрәтлелеге, аларның җитезлеге, сугыш сафларында көлеб үлүләре бөтен тарих битләрендә аерылыб ята. Алар шул гайрәтләре, үткенлекләре аркасында үзләре бер уч кына булсалар да, Африка ярларындан килеб Яурупа уртасында мөселман хөкүмәте корыб, бөтен инсанияткә искиткеч күб хезмәтләр күрсәтеб китделәр. Һәм 800 ел бөтен Яурупага фән, гыйлем таратдылар.

Сәгыйд әфәнде шул ук гарәбләрне “мәгърүр” диб атый да, түбәнрәк “юашлар” ди, бу тагы инде нинди мантыйксызлык! Вәзирләрнең, хакимләрнең иттифаксызлыгы, нәфакларына караб бөтен гареб халкына: “юашлар, гайрәтсезләр” диб таб калдыру артык “миллиләшдерү”нең нәтиҗәсе булырга кирәк.

Китабның иң башындагы “Әл-Мансур”ның беренче монологының тәрҗемәсенә күз төшереб үтсәк, бөтен китабның тәрҗемәсе хакында бер төрле фикергә килергә мөмкин булыр.

Бу баш монологда Әл-Мансурның беренче тәэсирләре, хатирәләре җырлана. Әл-Мансур әллә ни кадәр вакыт Африка сахраларында йөреб, анда бер ватанын, бер яшь чагын алардан да бигрәк мәхбүбәсе Сәлимәне сагынган, шулар өчен бәгърен яндырыб кире Гранатага кайткан. Сарайга керүе белән аның хәтеренә әллә ни кадәр кадерле нәрсәләр килә: “бала чагында сөялгән баганалар, иске ефәк паласлар”. 

Тагы: Тамъ милый образъ матери моей

Шуның өчен Сәгыйд әфәндегә бу монологны бөтенләй тәрҗемә кылу тиеш иде, ә ул унар мисрагны сикереб уза.

Въ мелькающемъ движеньи и тъхъ тъней,

Я вижу дътскихъ лътъ моихъ сказанья;

[167 б.] Всъ движутся они передо мною,

Какъ бы дивясь, что ихь старинный другъ,

Такъ отчужденъ, такъ робокъ сталъ теперь.

Тамъ милый образъ матери моей, 

Заботливо глядитъ и тихо плачетъ, 

И манитъ, манитъ бъелой рукой.

Вот и отца я вижу онъ сидитъ,

На бархатныхъ подушкахъ тихо дремля.

Менә шушы озын, матур мисрагларның тәрҗемәсе:

Аһ, анда, әнә, ул кем? ... Әти!

Аһ, әнә, андан әни чакыра сулыгыб җылаб.

Бүтән юк. Сәгыйд әфәнденең бу тәрҗемәсен уку белән: “Ахры Әл-Мансурның күзенә күренәләрдер”, диб уйлый башлыйсың.

Әлбәттә, сәхнәдә булгач Әл-Мансур ролендә уйнаучы артист бармагы белән төртеб “әнә!” диб күрсәтергә тиеш һәм Әл-Мансур алдында Әл-Мансурның әткәсе үтәргә (призрак) кирәк була; чөнки Сәгыйд әфәнде сорый: “Ул кем?” диб. Асылга килсәк, аларның берсе дә юк, һәм бер төрле бәян да юк. Бары бөтен якынларындан аерылган, ятим Әл-Мансурның хыялына бәхетле тормыш килә, ул тормышның күңелле чаклары сурәтләнә. Ул шул уйга чума. Бу кадәресе асылны аңламаудан килгән, диб уйларга мөмкин булыр иде, әгәр дә Сәгыйд әфәнде тәрҗемәсе арасында бәгъзе бер төрле бәянлар очраса. Алар да юк.

Аһ, әнә, андан әни чакыра сулыгыб җылаб.

Укучы, күзенә күренә торгандыр, ди. Асылда бары, Әл-Мансурның хыялына тормышның иң иләмле чагында булган бизәкләр (переспектива) генә бере артлы бере килгән төсле.

Монологның ахрына таба сарайның караңгы почмакларында Әл-Мансурның күзенә төрле шәүләләр күренә башлый. Ул аларны үзенең үлеб, тәнләре череб беткән ерак бабаларының җанлары диб уйлый. Ул җанлар Әл-Мансурны үтерерләр кеби тоела. Сәгыйд тагын үз хыялына камил хөррият бирә: “Бу булырга мөмкинме соң?” мисалындагы “Да, это можетъ статься” дигән җөмлә урынына, тагы шул ук миллиләшдерү өчен булырга кирәк бер гарәбдән: Һа, кяфер! диб һөҗүм кылдыра.

Табигый, җитез, намуслы, гали рухлы Андәлес гарәбе үзенең намусын саклар өчен кылычын юлдаш итә һәм мөкаддәс диненә тукынучыларга шул ук “тылсымлы” кылычы белән җаваб бирә. Кылычын намусның хакиме иткәнгә, бөтен урта гасырлар буенча кадерле саналган, гарәб егетләре рыцарьлар, диб мактаналар. Әл-Мансур үз сараенда берничә гарәбнең һөҗүм кылыр өчен кылычларын кынындан чыгарыб: “Әй минем нәфис, нурлы тылсымым, сакла мине явыз җанлардан” мәфһүмендә: 

Мой свътлый, мой чудесный талесманъ,

И защити меня отъ злых духовъ...

дигән мисрагъларны Сәгыйд тәрҗемә итә:

Раббым, явызлардан сакла, терелт гайрәтемне.

Күрәсез, Һейне мисрагъларында ни кадәр шигърият, нинди тирән мәгънә! Ул үзенең кылычын “нурлы тылсымым” ди. Ул шул тылсымга ышана. Чөнки ул тылсым аңарга кайда гына булса да юлдаш, сугыш мәйданларда дошманларны кыра, үзен үлемдән саклый...

Сәгыйд әфәнде тагы миллиләшдерү өчен, “тылсымлы кылыч” диб әйтәсе урында “Раббым” ди. Кылычдан химая сорау да аныңча хәвеф көфер булырга кирәк. Ни өчендер Сәгыйд әфәнде әдәбиятда мәҗазның бик зур урын тотканын оныта, янә “терелт гайрәтемне” дигән җөмләдәге гарабәтне һәркем аңласа кирәк инде. 

Шул арада сарайда калган гарәбләр белән Әл-Мансур арасында кылычлар белән кизәнешү башлана. Кайдандыр, бу сарайның иң карт хадиме Хәсән боларга булышырга килгәч, Әл-Мансурны таныб “Әй, Ходаем, ул – Габдулла углы Әл-Мансур бит” мәфһүмендәге Аллахъ, онъ, онъ Альманзоръ бен-Абдулла Сәгыйд әфәнде тәрҗемәсендә: “Йә Ходая, безнең Әл-Мансур түгелме, син балам!

Әлбәттә, бу тәрҗемәдә мәфһүм яры(л)ыб ята. Ләкин татар ноктасындан “Караңыз әле, бу безнең Фәтхулла бит?” дигән кебегрәк. Сәгыйд әфәнде тәрҗемәсендә муенын чабыб өзәргә килгән Хәсәннең тәгаҗҗебен җ\тиешенчә күрсәтми.

(Бетмәде)

Фатих Сәйфи

[168 б.]

Сәяси вә иҗтимагый әхваль

Бу соңгы вакытларда дахилдәге әхвальнең әфкяр гаммәне үзенә җәлеб иткәне, бер дә шөбһәсез, исереклеккә каршы булган хәрәкәтдер. Кабинетда алмашыну булыб, исереклекне тарату илә итһам ителгән Какофсов урынына Малия назыйрьлегенә Барыйкның билгеләнүе илә аракы сату сәясәте яхшы ук үзгәртелде. Падишаһ әгъзам хәзрәтләренең яңа Малия назыйре исеменә бирдеке ирадаи галияләре, яшен угы кебек халыкга тәэсир итде. Һәр йирдә аракы кибетләрен яба башладылар, эчкегә каршы хәрәкәтләр башланды. Малия назыйре Барыйкның һәм Дахилия назыйренең исереклекгә каршы көрәшергә һәммә мәэмүрләрне дәгъвәт итеб чыгардыгы циркулярлары бу хәрәкәтнең көчәюенә тагы да ныграк тәэсир итде булырга кирәк, бик күб йирдә полисә мәэмүрләре үзләре аракы кибетләренең ябылуына тырыша башладылар. 

Хәлбуки әүвәлрәк исереклеккә каршы тору, аракы кибетен ябдырырга халыкны димләү әллә нинди бер җинаять кеби тәлкый ителә, андый кеше мәэмүрләр кашында әллә нинди шикле кеше булыб күренә иде. Исереклеккә каршы башланган бу хәрәкәт соңгы вакытда шул кадәр зураеб китде ки, хәтта көндәлек газеталарда һәр көнне диярлек бер баганага якын аракы кибетләрен ябу хакындагы хәбәрләрне укыгач, Русиядә эчүче дә калмас төсле күренә башлады. Фәкать бу хәрәкәт реальный бер файда китерерме, юкмы? Менә җавабы яхшы ук мөшкил булган бер сөаль. Буны аракы кибетен ябарга приговор ясаучы мужиклар үзләре дә савекъ табигый берлә сизәләр булырга кирәк. Шөйлә ки, Рязань губернасындагы Бусаево авылы мужиклары, аракы кибетен ябкач: “Бездән аракыны алдылар, аның урынына бер нәрсә дә бирмәделәр” диеб шикаять итәргә тотынганлар. Шулай ук Сызрань өязендә Пролейка авылында бер көнне аракы кибетен ябарга приговор ясагач, икенче көнне үк аракы кибете ачуны сораб икенче приговор җыйганлар. Менә бу манзаралар безгә бик матур гына итеб күрсәтәләр ки, яманлык илә көрәшер өчен мәныгъ яки ирексезләб тыю күб файда китерә алмый. Андый яманлыкларны әсасендән үк дәваларга кирәк ки, ул да халыкга хөр мәдәният, гыйлем, байлык бирү берлә булачакдыр. Рязань губернасы мужикларының аракы мөкабиленә бер нәрсә дә бирмисез, диеб шикаятьләре шул кадәр хаклы вә урынлы ки, бу халыкның сәвекъ табигыясе илә сизеб әйткәне, хак сүзләрне нишләсәң генә игътибарсыз калдырырга мөмкин түгел. Шулай да исереклеккә каршы бу хәрәкәтләрнең бөтенләй үк файдасыз булганын да әйтеб булмый. “Р.С.” газетасының җыйган мәгълүматына күрә, шушы хәрәкәтләрдән соң Киев губернасында үткән февраль аенда аракы яхшы ук ким сатылган. Ләкин аракы мөкабиленә халыкга мәдәни вә гыйльми азык бирмәгәндә, халык кире аракыга кайтмаса ярар иде. Менә бу куркынычның һәрбер халыкны кайгыртучыны куркытканын бер дә инкяр итеб булмый шул.

----------------

Соңгы вакытларда бөтен дөньяның күзе Америкага таба юнәлде әле. Кушма Американың флоты Мексика суларына барыб керделәр, Мексиканың бәгъзе шәһәрләрен дә әшгаль итделәр инде. Мексика мәсьәләсе бик күбдәнге мәсьәлә. Вакыйганың асылы шундан гыйбарәт: Мексиканың табигый байлыгындан америкалылар да, инглизләр дә файдаланалар. Ләкин бу ике бай мәмләкәтнең капиталистлары анда сыеша алмадылар. Берсен берсе кысарга, үзләре генә Мексика байлыкларына хуҗа булырга тырышдылар. Буның өчен Мексика рәис җөмһүрен үз хөкүмәтләре тарафдарын кую кирәк була иде ки, шушы рәис җөмһүрне билгеләүдә Мексиканың ике хөкүмәтнең капиталына кол ителгән ике сәяси партиясен һаман сугышдырыб килделәр. Менә бу тышдан караганда сәяси дахили сугыш, ике елдан артык дәвам итде. Ниһаять, рәис җөмһүрлеккә Англә тарафдары Хуирта куелган иде. Кушма Америка буңар бер дә разый булмады. Аны ялган рәис дия, тәсдыйк да итмиче торды. Ләкин тугрыдан-тугры Мексикага һөҗүм итәр хәл юк иде. Буңар бер форсат көтелеб торадыр иде. Менә форсат да килеб чыкды. Мексика хөкүмәте ялгышлык берлә Кушма Американың ике солдатын тәүкыйф иткән икән. Менә шул йитә калды. Кушма Америка хөкүмәте Хуиртадан шушы кечкенә генә җеб өчен тагъ кадәр гафу үтенүне таләб итде. Хуирта, табигый, ул таләбне үтәмәде. Менә шуның өчен Кушма Америка хөкүмәте үзенең флотын Мексика суларына йибәрде. Хәзерге рәсми хәбәрләргә күрә, Кушма Америка: Хуирта минем таләбне йиренә йиткереб, намәшругъ рәислекдән чиңелсә, мин сугышмыйм, ди, имеш.

Мексика халкы нишләр инде, үз рәисләрен Кушма Америка таләбенә корбан итәрме яки сугышырмы, киләчәк тиз күрсәтер. Һәрхәлдә, зур вакыйгалар алдында торамыз. 


[169 б.]

Хайванларны химая җәмгыятенең Казан шөгъбәсе

Атларны газаблау

Менә инде язгы пычраклар һәм шуның белән бергә бичара атларны газаблау вакыты килеб йитде.

Мичкә белән шакшы ташучыларның тире белән сөяге генә калган зәгыйфь атларын вә аларның хуҗалары тарафындан һич кызганмыйчы кыйналуларын шәһәремездә булган һәркем күргән булса кирәк. 

Бу мескен атлар, 80 потлы мичкәне билдән батарлык пычракдан чыгарырга җан көче белән тырышкан чакда, хуҗалары аларны тагы да ныграк көч белән кыйныйлар: башларына, корсакларына, аякларына вә хәтта күкрәкләренә сугалар... тибәләр...

Бу кәбахәтлек көндез дә, төнлә дә, тауга менгәндә дә, шәһәрнең мәркәзендә дә вә, хосусан, Балык базары тирәсендә һәркемнең күз алдындадыр. Шуны әйтеб үтәргә кирәк, бу көнләрдә Балык базарындан ат белән түгел, җәяү дә урам аркылы үтүе мөмкин түгел дәрәҗәсендәдер...

Инде, бу шакшыларны түгә торган урынга килсәк – анда, әлбәттә, шаһидләр юк, шуңа күрә памой түгүчеләрнең андагы әшәкелекләре мондагы кәбахәтләренә караганда мөтасаувир да түгелдер.

Хайванларга нисбәттә бу кадәр кансызлыкларга җаны әрнегән вә аларны кызганган һәркем “Хайванларны химая” җәмгыятенә (әгъзалык бәдәле гади әгъзага 1 сум, хакыйкый әгъзаларга 3 сум) язылырга һәм, шул җәмгыятьнең әгъзасы буларак, шул мазлум хайванларны химая итү юлына көненә һич булмаса 1, 2 сәгать вакытларын корбан итәргә тиешле.

Бәнаэ галәйһи түбәндәге 4 маддәдә күрсәтелгән эшләрне таләб кылырга хак бирелә:

1. Шакшы түгүчеләр (мичкәләре буш булса да, тулы булса да) вә шулай ук йөк төягән барча ламовой ямщиклар, атларын чабдырмыйча, атлатыб кына барырга тиешле (шәһәр Думасының шакшы түгү хакындагы Мәҗбүри Карарының 11 нче һәм ямщиклар хакындагы 25 нче маддәсенә бәнаән);

2. Әгәр йөккә атның көче йитмәслек дәрәҗәдә төялгән булса, һич ат тарта алмыйча туктаса, һәр әгъза йөкнең тиешле микъдарын бушатырга мәҗбүр итә ала (Дахилия вәзарәтенең йөкче ямщиклар хакындагы канунының 3 нче һәм 26 нчы маддәләре);

3. Юлда барганда йөк төялгән ат егылса, аны чыбыркы белән кыйнаб түгел, бәлки бөтенләй тугарыб торгызырга тиешле (шул ук хакдагы канунның 7 нче маддәсе);

4. Хәле киткән һәм мәҗрух булган атларны шунда ук тугарыб, өенә кайтарыб йибәрергә тиешле, чөнки “заһири авырулы, имгәнгән, мәҗрух һәм аксак атларны эшкә истигъмаль итәргә ярамый” вә бу исә Хөкүмәт тарафындан катгыян мәмнугъдыр (Дахилия вәзарәте карарының 1 нче маддәсе).

Һәр каюыңыз, кайда күрсәңез дә, мәҗбүри хөкүмәт карарларына хилафлык итеб, зәгыйфь атларны эшкә чыгаручыларга вә көче йитмәслек йөкне аларга төяб тартдыручыларга, ниһаять, аларны кыйнаучыларга (гомумән) протокол яздырыңыз! Шулай ук шакшы ташучыларның вә башка ат тотучыларның өстләрендән дә хайванларны җәберләү өчен политсәгә протокол биреңез.

----------------

         И.Н. Харитонов лито-типографиясе. Казанда үз йортында. Яхшы  хәрефләр илә, һәртөрле борынгы һәм яңа рисункәләр куеп басарга заказлар кабул итә. Һәдия өчен һәм йортда истигъмаль өчен Кәлам Шәриф эшләб бирә. Кәлам Шәриф әгъла мөҗәлләд һәм яхшы нык кәгазьгә басылган булыб нөсхәсе 3 сумдан 1000 сумга кадәр. Харитоновка конкурент иткән кешеләрнең сүзенә ышанмасга тиеш.

[170 б.] 

“Ангъ”. Год издания 2, № 8. 18 Апреля 1914 г. Journal “ANG” Kazan. Художественно-литературный, научно-популярный, иллюстрированный журналъ. Изданiе Ахмедъ-Гарея Хасанова.

Гасыр китабханәсе. Сахиб вә мөәссәсләре: Әхмәдгәрәй Хәсәни вә ширкәсе. Казанда Мәскәүский урамда. “Болгар” номерлары астында.

Китабханәмездә Русиядә басылган мөселман китабларының һәркаюсы мәүҗүддер. Китабханәдә булмаган китабларны алыб йибәрергә мөмкин. Соратылган китабларга сумына 25 тиен задатка алдан күндерелергә тиеш. Задаткасыз китаб налож итеб йибәрелми. Бер сумдан да ким китаб налож ителми. Үз нәшриятемезне сатар өчен күбләб алучыларга лязем микъдарда скидка. Нәсиягә китаб йибәрелми. Хат вә телеграмма өчен адрес: Казань, Издательству “Гасръ”, 8.  

----------------

Яңа чыкган китаблар

Дача кайгысы. Комедия. 15 тиен, почта илә 19 тиен.

Асрау кыз. Драма. 15 тиен, почта илә 19 тиен.

Халык әдәбияты. II. Табышмаклар. 15 тиен, почта илә 19 тиен.

Халык әдәбияты. III. Бәетләр. 15 тиен, почта илә 19 тиен.

Халык әдәбияты. IV. Җырлар җыентыгы. 40 тиен, почта илә 48 тиен.

Караңгылыкда. Роман. 30 тиен, почта илә 36 тиен.

Хөкемдә хаталык. Драма. 35 тиен, почта илә 41 тиен.

Кибетче. Комедия. 10 тиен, почта илә 16 тиен.

Гашыйк. Комедия. 10 тиен, почта илә 16 тиен.

Мәдәнияте Ислам хакында. Аурупа фикерләре. 12 тиен, почта илә 14 тиен.

Җәмаледдин Юмаев шигырьләре. 12 тиен, почта илә 14 тиен.

Асламчылыкда. Хикәя. 15 тиен, почта илә 19 тиен.

Күңелсез көнләр. Хикәя. 10 тиен, почта илә 16 тиен.

Гани бай. Тәрҗемәи хәле. 1 сум, почта илә 1 сум 16 тиен.

Әлмансур. 40 тиен, почта илә 48 тиен.

Алкоголик. 5 тиен, почта илә 7 тиен.

Үтерүче. Хикәя. 14 тиен, почта илә 18 тиен.

Ислам мәдәнияте тарихы. II. 58 тиен, почта илә 95 тиен.

Татар шагыйрьләре. 35 тиен, почта илә 41 тиен.

Мәңгелек мәхәббәт. 12 тиен, почта илә 14 тиен.

Кызганыч. Драма. 20 тиен, почта илә 24 тиен.

Кайнеш. Комедия. 12 тиен, почта илә 14 тиен.

Нота дәфтәре. Мандолина өчен. 1 сум 10 тиен, почта илә 1 сум 20 тиен.

Рәсемле гыйльме нәбатат. 35 тиен, почта илә 41 тиен.

Нигә болай? Хикәя. 12 тиен, почта илә 14 тиен.

Күз яшьләрем. Шигырь. 15 тиен, почта илә 17 тиен.

[1] Дәрҗ итәргә – теркәргә, кертергә.

[2] Тәфсыйлән – тәфсилле рәвештә. 

[3] Мөндәриҗәсе – эчтәлеге.

[4] Ялтлый – ялт-йолт итә, ялтырый.

[5] Тәҗәлли – нурланып күренү, чагылу.

[6] Тәрәддед – икеләнү, бер карарга килми тору.

[7] Тәгъзыйм – олылау, хөрмәт итү.

[8] Һиммәтле – кайгыртучан.

[9] Простой – гади.

[10] Әсмәр – кара кучкыл.

[11] Упражненияләрне – биремнәрне.

[12] Тәкрар – кабатлау.

[13] Истигъдадлы – сәләтле, булдыклы; зирәк.

[14] Эстиб – степь – дала.

[15] Пае - аягы.

[16] Беравыкдан – берникадәр вакыттан соң.

[17] Аңгарган – аңлаган.

[18] Манигъ – каршылык, киртә.

[19] Хәрәм – шәригатьтә тыелган эш. Биредә гарем мәгънәсендә.

[20] Шәүкәтен – көчен, куәтен.

[21] Мәхлукатьне – тереклекне.

[22] Аңгарурга – аңларга.

[23] Маңлаена – маңгаена.

[24] Сәмави – күкләргә караган.

[25] Кечеатнасында – пәнҗешәмбе көнне.

[26] Гали – бөек, олы.

[27] Мәүзугъ – тема, күтәрелгән мәсьәлә. 

[28] Гаид – караган, бәйләнешле.

[29] Сажень – борынгы озынлыкны үлчәү берәмлеге, 2,1336 м. 

[30] Гали тәхсыйль – тулы белем алу.

[31] Мәүзугъ – тема, күтәрелгән мәсьәлә.

[32] Күнҗәлә - 

[33] Сөаль – сорау.

[34] Шәригем – иптәшем.

[35] Задәкянләр – аксөякләр.

[36] Гошерләр, фитраләр – садака төрләре.

[37] Мәүзугымыз – темабыз.

[38] Бидгать – Ислам диненең шартларына ярамаган, аңа туры килмәгән яңа эш-гамәл яки фикер.

[39] Башы 7 нче санда.

[40] Мөшкил – читенлек, проблема.

[41] Сәвадсыз – кара, укый-яза белмәүче.

[42] Һәвәсендән – теләгеннән, омтылышыннан.

[43] Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

[44] Һәвәс – теләк, омтылыш.

[45] Хилкатьләре – яратылышлары, тышкы күренешләре.

[46] Дәкыйка – минут. Биредә вакыт мәгънәсендә.

[47] Хазир – хәстәрләнеп беткән, әзер.

[48] Ләхзаны – мизгелне. 

[49] Мөтәрҗимдән – тәрҗемә итүчедән.

[50] Иля ахриһи – һәм башкалар.

[51] Тәгъриф кылалар – таныталар, аңлаталар.

[52] Кабилендән – төреннән, төркеменнән.

[53] Хәят гомумиянең – тулы тормышның.

[54] Бәни адәм – адәм балалары, кешелек.

[55] Бил-хасса – атап әйткәндә.

[56] Фәлякәт – бәла, кайгы, афәт.

[57] Голямасындан – галимнәреннән.

[58] Бинаән галәйһи – шуңа күрә, шул сәбәпле.

[59] Кыяс – чагыштыру, үрнәк,

[60] Мантыйкый – логик фикергә корылган.

[61] Тәслиядер – кайгылы кешене юату.

[62] Вакыйган бәгъзән – дөрестән дә кайчак.

[63] Истигъдад – сәләтлелек, зирәклек.

[64] Иштиракь – катнашу, уртак эшләү. 

[65] Кифаяләнәләр – җитә дип уйлыйлар.

[66] Тәэлиф ителмешдер – төзелгәндер, туплангандыр.

[67] Фәнне тыйбның нәзары – медицинаның карашы.

[68] Мөстәгыйдь – сәләтле, булдыклы.

[69] Яхуд – яки.

[70] Истигмаль кылырга – кулланырга, файдаланырга.

[71] Гаҗәбә – ни гаҗәп!

[72] Мәсълихәт – яхшы киңәш.

[73] Сөаль – сорау.

[74] Оригиналда кирилл хәрефләре белән язылган.

[75] Оригиналда кирилл хәрефләре белән язылган.

[76] Башы 7 нче санда.

[77] Миллердә   “Альманзоръ” (المنظور). Сәгыйд әфәнденең “Әл-Мансур” диб тәрҗемәсенең сәбәбен белә алмадым. Ф.С.